Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 гыйнвар 2022, 14:27

Мин прививка ясату яклы

Поселокта яшәүче 65 яшьлек Рәсилә Байкова шундый фикердә.

Мин прививка ясату яклы
Мин прививка ясату яклы

Өлкән яшьтәге кешеләргә коронавирус йоктыру аеруча хәвефле. Чөнки иммун системасына йөкләнеш аркасында өзлегүләр, шул исәптән вируслы пневмония көчәю һәм төрле урыннарда кан оешу ихтимал. Рәсилә Байкова сәламәтлек торышы буенча даими рәвештә Чишмә поликлиникасында һәм Уфа дәваханәләрендә тикшеренү уза. Ул 60 яшьтән өлкән кешеләргә COVIDтан вакцина ясау мөһим дигән фикердә. Үзе дә эпидемия башланган чорда коронавирус белән чирләгән. Мөмкинлек барлыкка килү белән прививка, ә үткән елның көзендә ревакцинация һәм гриппка каршы вакцина эшләткән. Табиб кушканнарның барысын да үтәгәч, бернинди өзлегүләр күзәтелмәгән. Рәсилә Байкова аның яшендә исәнлек турында даими хәстәрлек күрергә: вакытында диспансерлаштыру һәм медицина тикшерүе үтәргә кирәк, дип исәпли.

Мин прививка ясату яклы
Мин прививка ясату яклы
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: