Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 декабрь 2021, 09:48

Өйләр җылынды

Сентябрь аенда район гәзитендә Чишмә поселогының Тәҗрибә урамында күп фатирлы ике йортны газ белән җылытуга күчерү турында мәкалә дөнья күрде.

Виталий Иванов: фатир җылынды
Виталий Иванов: фатир җылынды

Федераль адреслы инвестиция программасын тормышка ашыру барышында эшләрне «СтройТех» җәмгыяте алып барды. Җылылык системасын үзгәртеп кору буенча зур эш башкарылды.

Кыш җитеп беренче салкыннар башлангач без бу фатирларда яшәүчеләрнең хәлен сораштык. Алардан уңай җаваплар ишеттек, халык канәгать.

– Фатирда җылы, температураны үзебез көйлибез, – диде 27нче йортта яшәүче Элеонора Лебедева. – Дөрес, болай да кечкенә булган кухня тагын да бәләкәйләнеп калды. Дүрт конфоркалы газ плитәсе урынына ике конфоркалыны куярга туры килде.

– Әйе, җылылык системасы яхшы эшли, – дип раслады 26нчы йортта яшәүче Виталий Иванов. – Әмма бер проблема бар – иң читтәге фатирда яшим һәм кем дә булса системадан һава чыгарса, казанда су басымы кими һәм ул сүнә. Аны яңадан эшләтеп җибәрү өчен су өстәргә туры килә. Әлеге вакытта барысының да газ казаннары тотрыклы режимда эшли, һава җыелмый. Барысы да яхшы булыр дип өметләнәм. Юк икән, подрядчыларга мөрәҗәгать итәчәкмен, сәбәбен тапсыннар. Гомумән алганда, барлык фатирларда да җылы, – ди ул.

Федераль адреслы инвестиция программасын гамәлгә ашыру барышында, Чишмәдә күп фатирлы дүрт йортта җылылык системасы үзгәртеп корылган һәм һөнәри техник училищега җылылык бирү өчен дә кечкенә аерым котельный урнаштырылган.

Өйләр җылынды
Өйләр җылынды
Автор:Николай Покотило
Читайте нас: