Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 ноябрь 2021, 16:39

Алдагы елларга Башкортстан Республикасы бюджеты турында

Башкортстан парламенты «2022 елга һәм 2023, 2024 елларның планлы чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында»гы закон проектын карый. БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары «2022 елга һәм 2023, 2024 елларның планлы чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында»гы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Алдагы елларга Башкортстан Республикасы бюджеты турында
Алдагы елларга Башкортстан Республикасы бюджеты турында

2022 елга бюджет керемнәренең гомуми күләме 228,3 млрд сум, чыгымнары 243,3 млрд сум күләмендә планлаштырылган.

БР Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2022-2024 елларда Башкортстан Республикасы бюджетының төп керем чыганаклары булып калачак:

оешмалар табышына салым: 2022 елда – 33 процент, 2023 елда – 33,2 процент, 2024 елда – салым һәм салым булмаган керемнәрнең гомуми суммасыннан 34,5 процент;

физик затлар кеременә салым: 2022 елда – 28,6 процент, 2023 елда – 28,3 процент, 2024 елда – 28,2 процент;

акцизлар: 2022 елда – 17,9 процент, 2023 елда – 18,7 процент, 2024 елда –18,3 процент;

милеккә салымнар: 2022 елда – 9,2 процент, 2023 елда – 9 процент, 2024 елда – 8,7 процент;

дәүләт милкендәге мөлкәтне файдаланудан керемнәр: 2022 елда – 6,1 процент, 2023 елда – 5,8 процент, 2024 елда – 5,4 процент.

Әлеге керем чыганаклары республика бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми суммасыннан якынча 95 процентын тәшкил итә.

Кире кайтарылмый торган кертемнәр 2022 елга 70 855,7 млн сум, 2023 елга – 59 126,6 млн сум, 2024 елга – 58 388,9 млн сум күләмендә фаразлана.

2022-2024 елларга кире кайтарылмый торган кертемнәр күләме Башкортстан Республикасының «2022 елга һәм 2023, 2024 елларның планлы чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында»гы закон проекты “2022 елга һәм 2023, 2024 елларның планлы чорына федераль бюджет турында”гы федераль закон проектына ярашлы, икенче укылышта аныкланачак.

Башкортстан Республикасының 2022 елга һәм 2023, 2024 елларның планлы чорына бюджеты проектының чыгым параметрлары Башкортстан Республикасының 2024 елга кадәр бюджеты керемнәрен бәяләү, Рәсәй Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы законнарына һәм 2021-2023 елларга бюджет ассигнованиеләренең «база» күләменә ярашлы фаразланган,  Башкортстан Республикасының 2020 елның 21 декабрендәге «2021 елга, 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында»гы 350 санлы  законы (алга таба үзгәрешләр белән), Башкортстан Республикасы Башлыгының һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең аерым карарлары белән расланган чыгым йөкләмәләре күләмен бәяләүдән чыгып билгеләнгән.

“2022 елга һәм 2023, 2024 елларның планлы чорына федераль бюджет турында"гы Федераль закон проекты белән планлы чорда аерым бюджетара трансфертларны (яисә аларның өлешләрен), шул исәптән бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр бүлү каралмаган, бу Башкортстан Республикасы бюджетының керем һәм чыгым өлешләренең динамикасын күрсәтә.

Башкортстан Республикасы чыгым йөкләмәләренең фаразланган күләме 2022 елда 243 316,4 млн сум, 2023 елда – 226 505,2 млн сум, 2024 елда 238 088,7 млн сум күләмендә бәяләнә.

Бюджетта киләсе өч елга чыгымнар өстенлеге – дәүләт проектларын тормышка ашыру коралы булган гомумдәүләт үсеше максатларына ирешүгә булышлык итү. Рәсәй Федерациясе Президентының 2018 елның 7 маендагы «2024 елга кадәрге чорга Рәсәй Федерациясе үсешенең гомумдәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы 204нче һәм 2020 елның 21 июлендәге «Рәсәй Федерациясенең 2030 елга кадәр чорга үсешенең гомумдәүләт максатлары турындагы» 474нче указлары буенча Башкортстан Республикасында 11 гомумдәүләт проекты составында 45 төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Төбәк проектларын финанслар белән тәэмин итү күрсәткечләре 2022 елда –  24 837,2 млн сум, 2023 елда – 23 968,6 млн сум, 2024 елда 22 168,0 млн сум күләмендә билгеләнгән.

Бюджет чыгымнары структурасында барлык социаль өстенлекләр сакланган һәм хәтта арттырылган. Элеккечә, чыгымнарның якынча өчтән ике өлешен социаль әһәмияттәге юнәлешләрдә туплау планлаштырыла.

Республика бюджеты чыгымнарында түбәндәге юнәлешләр иң мөһиме булып тора:

мәгариф: 2022 елда чыгымнарның гомуми күләменнән – 24 процент, 2023 елда – 25,9 процент, 2024 елда – 24,1 процент, бу 1–4 сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тукландыруны, гомумбелем бирү оешмаларында яңа эш урыннары булдыру буенча «Мәгариф» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында чаралар оештыруны, заманча белем бирү технологияләрен кертү өчен шартлар булдыруны үз эченә ала;

сәламәтлек саклау (Башкортстан Республикасы Мотлак медицина иминиятенең территориаль фонды трансфертларын исәпкә алып эшләмәүче халыкның мотлак медицина страховкасына иминият взнослары): чагыштырмача 20,3 процент, 20 процент, 18,1 процент, ул акчалар «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» өлкәсендәге төбәктәге җиде гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга, ташлама алучыларны дару белән тәэмин итүгә, «авылларда» медицина хезмәткәрләре җитмәү мәсьәләсен хәл итүгә, Башкортостан Республикасы сәламәтлек сагының беренчел звеносын камилләштерү программасын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк;

социаль сәясәт (Башкортстан Республикасы Мотлак медицина иминиятенең территориаль фонды трансфертларын исәпкә алмыйча эшләмәүче халыкның мотлак медицина страховкасына иминият взнослары): чагыштырмача 2022 елда – 18 процент, 2023 елда – 18,8 процент, 2024 елда – 17,9 процент, социаль ярдәм һәм социаль хезмәтләндерү буенча хезмәтләр күрсәтү, «Демография» гомумдәүләт проектының «Бала тугач гаиләләргә финанс ярдәм күрсәтү», «Өлкән буын» төбәк проектларын тормышка ашыру күздә тотыла;

гомумдәүләт икътисады: чагыштырмача 17,3 процент, 17,6 процент, 21,2 процент, шул исәптән 2022–2024 елларга кече һәм урта малтабарлык субъектларына субсидияләр бирү, эшкуарлыкны үстерү буенча муниципаль программаларга ярдәм итү, эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен ел саен эшкуарлык өлкәсендәге чыгымнарга 0,5әр% субсидия бирү өчен.

Бюджет дефициты 15 млрд сум тәшкил итәчәк, һәм ул тулы күләмдә чыганаклар белән тәэмин ителгән.

2023-2024 елларда бюджет проектының дефицитсыз характеристикалары фаразлана.

 

 

 

Алдагы елларга Башкортстан Республикасы бюджеты турында
Алдагы елларга Башкортстан Республикасы бюджеты турында
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: