Чишмэ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 ноябрь 2021, 09:44

Кош гриппы – хәлләр киеренке

Илшат Гәрәев, Чишмә райветстанциясе начальнигы Рәсәй Федерациясендә кош гриппы таралу хәвефе киеренке булып кала. Көн саен диярлек кешеләр һәм хайваннар өчен дә куркыныч авырулар теркәлә.

Кош гриппы – хәлләр киеренке
Кош гриппы – хәлләр киеренке

Узган елда кош гриппы республика чикләренә кадәр килде. Безнең республиканың Бакалы районыннан барлыгы биш чакрым ераклыкта кош гриппы белән авыру учагы теркәлде. Шулай ук Татарстанда һәм Чиләбе өлкәсендә дә чир  чыганаклары табылды. Ел башыннан Рәсәйнең 11 субъектында кош гриппының 32 очрагы, шул исәптән соңгы айда Чиләбедә – 7, Ырынбурда – 5, Самара һәм Төмән өлкәләрендә 2шәр һәм Саратовта 1 очрак теркәлгән.

Йогышлы авыру таралуга юл куймау максатында чаралар күрелүгә карамастан, кош гриппы беренче тапкыр республика территориясенә үтеп керде. Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров 2021 елның 6 октябрендә Туймазы районының Бишкурай һәм Николаевка авылларында «Алтын-каз» крестьян-фермер хуҗалыгы җәмгыятенең кошчылык фермаларында карантин кертү турындагы указга кул куйды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Бишкурай авылында казлар күчмә кошлар да су эчәргә килгән күл буенда асралган. Әлеге вакытта бу очрак буенча тикшерү эшләре бара. Крестьян-фермер хуҗалыгында 5 меңнән артык каз булган.

Вируслы авыру кошларның кан тамырларын, үзәк нерв системасын, сулыш алу, ашкайнату һәм йомырка хасил итү органнарын зарарлый. Ул кошларның барлык төренә – тавыкларга, каз-үрдәкләргә, күчмә тормыш алып баручы кыргый кошларга, шулай ук синантроп кошлар – чыпчыклар, каргалар һәм күгәрченнәргә йога.

Чирле кошлар хәлсезләнә, йомырка салмый, ашамый-эчми, каурый-йоннары туза, кикрикләре зәңгәрләнеп тора, эче китә, күзләре эренли, чак-чак атлап йөри.

Авыруның инкубация чоры якынча 21 көн тәшкил итә. Вирус дымлы мохиттә һәм туңган хәлдә саклана, ләкин эсседә, кояш нурлары астында юкка чыга һәм дезинфекция чараларына бирешә.

Вирус үлгән кошларның түшкәсе, каурые, тизәге, аларны салган тартмалар һәм башка әйберләр, су, мал азыгы, йомырка, кием-салым, кошларны ташыган транспорт аша да йогарга ихтимал.

Хөрмәтле гражданнар! Район территориясендә кош гриппы янау сәбәпле, Чишмә ветеринария станциясе шушы авыруга юл куймау өчен, мөһим чараларны үтәвегезне сорый. Ягъни, каз-үрдәкләрегезне үз ихатагызда гына тотыгыз, урамга, елга-күл буйларына чыгарып җибәрмәгез, ә кош-корт алдындагы су һәм җим савытларын чыпчык, карга һәм күгәрчен ише кошлар керә алмаслык ябык урынга – абзар эченә кертеп куегыз. Йорт кошларының ихатадан читтә йөрүенә, кыргый, синантроп кошлар (чыпчыклар, каргалар, күгәрченнәр) белән бәйләнешкә юл куймаска кирәк. Үсеп өлгергән кош-кортны тиз арада иткә чалырга, кош үләксәләрен, эшкәртүдән соң калган эч-башларын чүплеккә чыгарып ташламаска, ә санитария кагыйдәләре буенча билгеләнгән урыннарда утильләштерергә, ветеринария документлары булмаган кешеләр кулыннан йомырка, кош ите һәм тере кош-корт сатып алмаска, дәүләт ветеринария хезмәте ведомствосы рөхсәтеннән башка читтән кош-корт алып кайтмаска кирәк.

Югарыда аталган чир билгеләре булганда, кошларның күпләп кырылуы күзәтелгән очракта, кичекмәстән 2-06-64 телефоны буенча район ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итегез.

Кош гриппы – хәлләр киеренке
Кош гриппы – хәлләр киеренке
Автор:Николай Покотило
Читайте нас: