Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 октябрь 2021, 17:02

Бөтенрәсәй флешмобында катнашалар

Башкортстанның халык исәбен алучылары #ЯГеройПереписи Бөтенрәсәй флешмобында актив катнашалар.

Бөтенрәсәй флешмобында катнашалар
Бөтенрәсәй флешмобында катнашалар

Чара 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр үтә. Җанисәп алучылар социаль челтәрләрдә үзләренең барлык экипировкада төшкән видео һәм фотоларын урнаштыралар, һәм бу мотлак шарт булып тора. Бөтенрәсәй халык санын алуның әһәмияте, эш көненең ничек үтүе турында сөйлиләр. Фото һәм видеоларны җибәргәндә «#ЯГеройПереписи», #ВПНБашкортстан хэштэгларын куярга һәм @bashstat_gks_ru аккаунтын; фотога төшкән урынны (район, шәһәр, авыл) билгеләргә кирәк. Халык санын алу тәмамлангач, игътибар җәлеп иткән иң кызыклы видео һәм фотолар ВПН www.strana2020.ru сайтында урнаштырылачак. Авторларны рәх-мәт хатлары һәм бүләкләр көтә.

Чишмә районында яшәүче Рәзифә Хөсния-рованы хаклы рәвештә халык санын алу герое дип атарга мөмкин. Ул җанисәп алган Калмаш һәм Зубово авылларында аны яхшы беләләр. Шулай булмыйни – ул бит китапханәче дә (йортлар буйлап йөргәндә китаплар да, вакытлы матбугат та тарата), хатын-кызлар советы әгъзасы һәм ялгыз яшәүче өлкәннәрне үз канаты астына алган волонтер да. Шулай ук «Куштирәк» халык-фольклор коллективы һәм Калмаш авылында янгын хәвефсезлеге буенча төркем әгъзасы да булып тора (АДПИ җайланмалары, белешмәлекләр дә тарата). Менә шундый актив кеше ул Рәзифә Хөсниярова.  

Шушы көннәрдә халык исәбен алып йөргәндә ул күңелсез хәлгә тап була.

Үткән атна ахырында, гадәттәгечә, авыл буйлап җанисәп алып йөргәндә ялгыз яшәгән (тормыш иптәше авыру сәбәпле балаларында) 70 яшьлек ирнең йортына керә һәм аның идәндә ятуын күрә, һәм шунда ук күршеләрен, ашыгыч медицина ярдәмен чакырта. Кызганычка каршы, иргә ярдәм итеп өлгермиләр. Ул тиздән якты дөньядан китәсен сизгәндер, мөгаен, соңгы вакытта балаларына «Миңа күп калмады инде», дия торган булган…

Хезмәт сөючән авыл халкының уңайлыклар булган йортларда яшәве, мал-туар асрап, бакча үстереп гомер кичерүе, үз техникасы булуы куанычлы, әлбәттә, әмма тормышка җиңел караучы гаиләләр дә бар, аларның күбесе читтән килеп төпләнүчеләр.

Халык исәбен алучы хәбәр итүенчә, авылда яшәүче иң яшь кешенең дөньяга килүенә өч көн генә, әмма 1 октябрьдән соң туганга күрә, ул җан-исәпкә кертелмәгән, ә иң өлкән кешегә – 94 яшь.

Халык арасында мәгълүмат бирүдән баш тартучылар булмаган. Проблемалар да бар, әлбәттә – авыл картая, яшь гаиләләргә күрше Ярми авылыннан җир участоклары бирелгән, алар йортлар төзеп шунда күченгән. Соңгы вакытларда фельдшер-акушерлык пункты да буш тора – белгеч юк.

Биредәге кибеттә дә азык-төлек ассортименты ярлы. Авыл халкы исәп алу нәтиҗәләре буенча аларның проблемаларына да игътибар бирелер һәм тиешле карар кабул ителер, дип өметләнә.

Бөтенрәсәй флешмобында катнашалар
Бөтенрәсәй флешмобында катнашалар
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: