Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 октябрь 2021, 12:07

Каз өмәләре башланды

Быел авылларда каз өмәләре, башка елларга караганда, иртәрәк башланды.

Каз өмәләре башланды
Каз өмәләре башланды

Туймазы районында кош гриппы таралу сәбәпле, республика һәм районның ветеринария хезмәте сугым чорын ашыктырырга тәкъдим итте. Гадәттә каз өмәләре көннәр суыткач кына башлана иде, әмма хәзер һәр йортта диярлек туңдыргыч камералар, суыткычлар бар һәм итне саклау проблема түгел. 

Район ветеринарлары халыкны кисәтү максатында авылларда рейд үткәрделәр, Ярми авылында яшәүче Карачуриннар гаиләсенә дә казларын иртәрәк чалырга тәкъдим ителгән. Күп кенә хатын-кызлар кебек, хуҗабикә Зилә дә борчуга төшкән, чөнки 35 казны бер көндә генә эшкәртеп булмый. Шуңа күрә туганнарына, дуслары-танышларына шалтыратып каз өмәсенә чакырган. Хуҗалар бар кирәк-яракны кичтән үк хәстәрләп, әзерләп куйганнар.

Өмәчеләр якшәмбе көнне иртән-иртүк килеп тә җиттеләр.

– Өйгә керегез, эш башланганчы чәй эчеп чыгыгыз, – дип каршы алды аларны ихатада йөргән йорт хуҗасы Радик. 

Каз өмәсе башланды... Радик Зиләнең бертуганнары – Ришат һәм Фәүзи Исмәгыйлевлар белән казларны чалып, йолкырга җиңел булсын өчен эссе суга манып бирә тордылар, хуҗабикә каты каурыйларын йолкып алды, оныгы Аиша аларны аерым пакетка җыеп барды.

Арытаба казларны йолку өчен хатын-кызларга кертеп бирделәр. Мөнирә Вәлиева, Фәнилә Романова, Гүзәл Исмәгыйлева, Зилә Галиуллина түгәрәкләп утырып каз мамыгы йолкыдылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу – күп көч таләп итә торган мәшәкатьле эш. Әмма каз өмәсе элек-электән үзенә күрә бер бәйрәм дә булган, анда катнашу дәрәҗәле саналган.

Каз йолыккан арада хатын-кызлар авыл яңалыклары, төрле мәзәк хәлләр турында сөйләштеләр, шаярышып та алдылар, «Җидегән чишмә» фольклор ансамблендә катнашучылар гармунга кушылып моңлы халык көйләрен, өмәләрдә генә башкарыла торган «Каз канаты» җырын җырладылар.

Казларны йолкып бетергәч, тау булып таралып яткан йомшак мамыкларны җыештырып алдылар.

– Зилә белән Радикның оныкларына бирнәгә мендәрлек булды бу, – дип шаяртып алды Гөлфия Сәрвәрова.

Халкыбызның элек-электән каз мамыгыннан мендәрләр, ястыклар ясавы, юрганнар сыруы билгеле. Татар халкы кызлары кияүгә чыкканда аларны бирнә итеп биргән.

Өмәдә катнашучылар барлык гореф-гадәтләрне үтәргә булдылар – казларны көянтәгә асып елга суында чайкарга алып төшеп киттеләр. Хәзер моның кирәклеге юк,  әлбәттә, әмма шулай да барып кайтырга булдылар.

– Казларыгыз зур, кызларыгыз сөйкемле икән, – дип шаяртышып калдылар алар артыннан авылдашлары.

Халык гореф-гадәтләренең сакланып калуы бик шатлыклы хәл.

Радик белән Зилә Карачуриннар – уңган хуҗалар, күпләп мал-туар асрыйлар. Радик үсемлекчелек белән шөгыльләнә, бөртекле һәм техник культуралар үстерә.

– Кайгырып торган идем, эшне бик тиз бетердегез, киләсе елда да сезне чакырам, – дип бик сөенде хуҗабикә.

Каз йолку мәшәкатьле булса да, бергәләп тотынгач, тиз эшләнде. Өмәнең матур һәм күңелле үтүендә Ярми Мәдәният йорты хезмәткәрләренең дә өлеше зур булды.

Каз өмәләре башланды
Каз өмәләре башланды
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: