Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 октябрь 2021, 10:08

Халык санын алу башланды

Рәсәйдә гадәти булмаган чара – ил тарихында беренче тапкыр цифрлы җанисәп алу башланды. Ул 2021 елның 14 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. «Дәүләт хезмәтләре» порталында электрон формадагы кагәзьләрне тутырып, анда тәү тапкыр мөстәкыйль катнашырга мөмкин.

Халык санын алу башланды
Халык санын алу башланды

Халык санын алучылар 18 октябрьдә эш башладылар. Чишмә поселогының Дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе Камилла Собханкулова район халкы җанисәп алучыларның махсус киемнән булачагы турында белергә тиеш дип хәбәр итә: алар Бөтенрәсәй халык санын алу логотибы төшерелгән шарф, яктылык кайтаргыч жилет кигән булачак, үзләре белән сумка, планшет, шулай ук таныклык булырга тиеш, ул паспорт күрсәткәндә генә гамәлдә.

Район буенча 93 җанисәп алучы йөреячәк. Бу эшкә авыл халкы яхшы белгән, ышаныч һәм хөрмәт казанган, дәүләт хезмәте структурасында эшләгән кешеләр; планшет белән эшли белүче китапханәчеләр, укытучылар, почтальоннар сайланган. Алар үзләренең төп эш вакытыннан соң, кичке якта яки ял көннәрендә өйләр буенча йөреп чыгачак.

Халыкка анкета буенча 33 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Аларның 23е социаль-демографик төсмердә: җенесне, яшьне, гаилә хәлен, телләр белүне, белемне һәм башкаларны ачыклауга бәйле. Шулай ук торак шартлары, шул исәптән йортның кайчан төзелүе, стеналарының материалы, мәйданы һәм бүлмәләр саны турында ун сорау биреләчәк. Бу районда яшәүчеләр санын гына түгел, ә халыкның социаль-демографик хәлен дә белергә ярдәм итәчәк. Җанисәп алучыларның кешенең кереме белән кызыксынырга хокукы юк.

Тәү тапкыр берьюлы ике милләтне һәм ике туган телне күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде.

«Кеше нинди милләттә булуы һәм туган теле турындагы сорауларга ничек тели шулай җавап бирә. Күп милләтле илдә яшәгәнгә күрә, әти-әнисе яки якын туганнары төрле милләт вәкилләре булган гаиләләр күп булу сәбәпле, без бер кешегә ике милләтне күрсәтү мөмкинлеге бирәбез. Бу быелгы җанисәп алуның мөһим яңалыгы: мәгълүматларны эшкәрткәндә барлык җаваплар исәпкә алыначак һәм халык санын алу нәтиҗәләрендә күрсәтеләчәк», дип билгеләп үтте Росстат җитәкчесе Павел Малков. Кайсы милләт кешесе булу һәм нинди телләр белү турындагы мәгълүматлар милли, мәдәни, мәгариф һәм тел сәясәтен булдырырга ярдәм итәчәк. Халык санын алуны үткәргән Росстатның өстенлеге – ил халкының үзенең кайсы милләткә каравын һәм нинди телләр белүен билгеләү хокукын тәэмин итү.

Халык санын алуда катнашу – ирекле гамәл. Барлык мәгълүмат кешеләрнең җавабы буенча язып алына, бернинди документ та күрсәтергә кирәкми.

Анкеталарны Күп функцияле үзәктә (МФЦ), стационар һәм җанисәп алу участокларында тутырырга мөмкин. «Дәүләт хезмәтләре» порталында халык санын алу иртәрәк – 8 ноябрьдә тәмамланачак. Ул анкетаны үзаллы тутыра алмаган халыкның өйләре буенча йөреп чыгу өчен эшләнә. Бөтенрәсәй халык санын алуның төп этабы 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Халык санын алу башланды
Халык санын алу башланды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: