Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 октябрь 2021, 11:23

Фитнес-клубларга – бары тик сертификат белән

18 октябрьдә Башкортстанда COVID-19 таралу сәбәпле өченче чикләүләр үз көченә керде. Дүшәмбедән башлап матурлык салоннарына; косметика, СПА, массаж салоннарына; солярийга, мунчага, саунага; физкультура-сәламәтләндерү комплексларына, фитнес-клубларга, бассейннарга; 50дән артык урыны булган җәмәгать туклану биналарына барганда вакцина ясату турында QR-код, авыру кичерүең турында белешмә яки тискәре ПЦР-тест күрсәтергә кирәк.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров сәүдә үзәкләрендә сатучыларның сертификаты булуын шәхсән үзе тикшерде
Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров сәүдә үзәкләрендә сатучыларның сертификаты булуын шәхсән үзе тикшерде

Исегезгә төшерәбез, ПЦР-тестлар 27 октябрьгә кадәр генә кабул ителәчәк.

16 октябрьдә махсус ведомствоара комиссия рейд үткәргәндә Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров сәүдә үзәкләрендә сатучыларның сертификаты булуын шәхсән үзе тикшерде. Ришат Әнис улы битлекне дөрес киеп йөрмисез, дип барысына да кисәтү ясады.

«Барыгызны да алып барып «кызыл зонадагы» хәлләрне, та-библарның һәр гомер өчен ничек көрәшүен күрсәтәсе иде, ул чакта чикләүләр кертелүгә зарланмас идегез», – диде район башлыгы көн буе битлек белән йөрү уңайсыз, дип зарланучыларга.

Халык һәм шәхси эшмәкәрләр «Дуслык» сәүдә үзәгендә урнашкан азык-төлек кибетенә, даруханәгә һәм башка сәүдә нокталарына бер генә ишектән керү мөмкинлеге булуга аеруча ризасызлык белдерделәр. Бирегә икмәк һәм сөт алу өчен дә бары тик сертификат белән генә кертәләр. Бик шатланып прививка ясатыр идек тә, поликлиникада вакцина юк, диючеләр дә булды. Район хакимияте башлыгының икътисад һәм эшкуарлык буенча урынбасары Артем Бәдретдинов шунда ук шалтыратып белеште һәм бу хәлнең чынбарлыкка туры килмәвен ачыклады – ике һәм бер компонентлы вакциналар бар!

Рейд барышында супермаркетка битлексез кергән һәм хәтта кисәтүдән соң да аны киюдән баш тарткан бер кешегә беркетмә төзелде. Бу хәл Гыйззәтуллин урамындагы «Магнит» кибетендә булды. Полиция хезмәткәрләре аңлатканнан соң ир шулай да үз гаебен таныган; закон буенча аның 10 көн эчендә беркетмәгә карата дәгъва белдерү хокукы бар. Ә Революция урамында урнашкан «Пятерочка» супермаркетында сатучы-кассирга, юридик зат буларак, беркетмә төзелгән – ул битлек кимәгән сатып алучыны хезмәтләндереп хокук бозган.

Тикшерү рейдлары көн саен, аерым торучы кечкенә сату нокталарында, даруханәләрдә, һәм әлбәттә инде зур сәүдә үзәкләрендә үткәрелә.

Фитнес-клубларга – бары тик сертификат белән
Фитнес-клубларга – бары тик сертификат белән
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: