Чишмэ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 октябрь 2021, 10:36

Сәүдә үзәкләренә – сертификат белән генә

12 октябрьдә Чишмә районында махсус ведомствоара комиссия объектлар буенча рейд үткәрде, анда үз хәбәрчебез дә катнашты.

Сәүдә үзәкләренә – сертификат белән генә
Сәүдә үзәкләренә – сертификат белән генә

Исегезгә төшерәбез, бу рейд шул көннән, ягъни 12 октябрьдән башлап вакцина ясатмаучылар өчен яңа төр чикләүләр кертелүгә бәйле булды. Район гәзитендә элегрәк хәбәр ителгәнчә, хәзер сәүдә үзәкләренә, музейларга, китапханәләргә һәм мәдәният оешмаларына кергәндә COVID-19га каршы вакцина эшләтү турында сертификат яки соңгы алты айда коронавирус кичерү турында белешмә күрсәтергә кирәк.

Рейд барышында хакимият башлыгының эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары Артем Бәдретдинов җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары поселок территориясендә урнашкан «Парус», «Арт» һәм «Дуслык» сәүдә үзәкләренә барды.

Бу көнне «Дуслык» сәүдә үзәгенә килүчеләр генә түгел, шулай ук анда эшләүче сатучылар арасында да канәгатьсезлек белдерүчеләр күп булды. Алар чикләү чарасы кертелү сәбәпле товарлары сатылмавы, сатып алучыларның беренче катта урнашкан «Монетка» кибетенә, шулай ук даруханәгә дә керә алмавына зарландылар.

– Әлеге сәүдә үзәгендә эшлибез. Чикләүләр кертү аркасында халык, шулай ук әти-әниләребез безнең янга, сәүдә үзәгенә генә түгел, шулай ук бу бинада урнашкан азык-төлек кибетенә һәм даруханәгә дә керә алмыйлар.

Сәүдә үзәге уңайлы урында, поселок уртасында урнашкан, әмма чикләү чаралары кертү уңайсызлык тудыра. Бу мәсьәләне ничек булса да хәл итәргә кирәк, – ди Эльза Әскәрова.

– Баштарак авыр булачак, әмма бу коронавирус таралуны кисәтүгә бәйле мөһим чара. Халык белән аңлату эшләре алып баруыгызны, сәүдә үзәгенә кергәндә яңа кагыйдәләрне аңлатуыгызны сорыйбыз, – дип билгеләп үтте Артем Бәдретдинов.

Ведомствоара комиссия сәүдә үзәкләренә килүчеләрнең коронавируска каршы вакцина ясатуы турында сертификаты яки соңгы алты айда коронавирус кичерүе турында белешмәсе булуын тикшереп, температурасын үлчәп һәм кулларын антисептик белән эшкәртеп торучы ковидинспекторлар булуын ачыклады. Сәүдә үзәкләрендә сатып алучылар игътибарына яңа чикләүләр турында белешмәлекләр урнаштырылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ковидинспекторларның да халыкка чикләүләр кертелү турында аңлату алып баруы мөһим. Алар кирәкле документлары булмаган халыкны шунда ук борып чыгарганчы, гафу үтенергә һәм 12 октябрьдән башлап сәүдә үзәкләренә вакцина ясату турында сертификат яки белешмә буенча гына керергә мөмкин, дип тыныч кына аңлатырга тиешләр.

– Прививка ясатмадым, миңа ярамый әле, – дип белдерде сәүдә үзәгенә килүчеләрнең берсе.

Ул ковидинспекторның «Ә табиб биргән белешмәгез бармы?» дигән соравына «юк», дип җавап бирде. «Гафу итегез, сезне сәүдә үзәгенә кертә алмыйбыз. Сезгә медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итеп белешмә алырга кирәк», диде аңа ковидинспектор.

Кемдер мондый чикләүләргә әзер, һәм аларны кертү мөһим дип саный, сәүдә үзәгенә үтәргә теләгән кеше барып прививка кадата һәм шул турыда белешмә китерә ала.

– Яңа төр чикләүләр кертелү турында кызым сөйләде, ул «Арт» сәүдә үзәгендә эшли. Күптән түгел бер танышым белән сөйләшеп тордым, ул прививка ясату ахмаклык, ди. Ә мин прививка эшләтергә кирәк дип уйлыйм. Шул рәвешле без үзебезне генә түгел, тирә-юньдәгеләрне дә чирдән саклыйбыз, – ди Хәлүсә Быкова.

Хәер, яңа кагыйдәләр кертелүгә ризасызлык белдерүчеләр булса да, рейд барышында хулиганлык очраклары булмады.

Мондый рейдлар даими рәвештә үткәреләчәк.

Сәүдә үзәкләренә – сертификат белән генә
Сәүдә үзәкләренә – сертификат белән генә
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: