Чишмэ
+13 °С
Яңгыр
Көнүзәк
11 октябрь 2021, 12:40

«Район алдындагы казанышлар өчен» Хөрмәт билгесе булдырылды

Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль районның сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы президиумы үтенече буенча Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль районның социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткәннәре, халык алдындагы аерым хезмәтләре өчен гражданнарны бүләкләү максатында Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль район Советы «Чишмә муниципаль район алдындагы казанышлар өчен» Хөрмәт билгесен булдыру турында карар кабул итте һәм «Чишмә муниципаль район алдындагы казанышлар өчен» Хөрмәт билгесе турындагы положениене раслады.

«Район алдындагы казанышлар өчен» Хөрмәт билгесе булдырылды«Район алдындагы казанышлар өчен» Хөрмәт билгесе булдырылды
«Район алдындагы казанышлар өчен» Хөрмәт билгесе булдырылды

«Чишмә муниципаль район алдындагы казанышлар өчен» Хөрмәт билгесе турындагы положениедән (арытаба – Хөрмәт билгесе)

Хөрмәт билгесе Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль районда яшәүчеләрнең, районның социаль-икътисади үсешенә һәм гөрләп алга баруына, Башкортстан Республикасында һәм Рәсәй Федерациясендә аның ролен һәм әһәмиятен арттыруга зур өлеш керткән гражданнарның аерым хезмәтләрен тану булып тора.

Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль район Советы Хөрмәт билгесе белән бүләкләү турында карар кабул итә.

Аның белән Чишмә муниципаль районда яшәүчеләр һәм Рәсәй Федерациясенең башка гражданнары бүләкләнә.

«Чишмә муниципаль район алдындагы казанышлар өчен» Хөрмәт билгесенең тасвирламасы

«Чишмә муниципаль район алдындагы казанышлар өчен» Хөрмәт билгесе металл планкага тагылган. Хөрмәт билгесе уртасында Чишмә районы гербы сурәтләнгән. Бер як читенә рельеф литерлар белән «Казанышлар өчен», өске якка «Чишмә муниципаль район» дигән сүзләр язылган. Хөрмәт билгесенең диаметры 35 мм; гербның зурлыгы – 9х12 мм; гомуми калынлыгы – 2–3 мм. Билге элмәк һәм боҗра ярдәмендә туры почмаклы металл планкага беркетелә.

Хөрмәт билгесе җиз материалдан эшләнгән; герб төрле төстәге эмаль белән буялган. Хөрмәт билгесе булавка белән беркетелә. «Чишмә муниципаль район алдындагы казанышлар өчен» Хөрмәт билгесе күкрәкнең сул ягына тагыла.

«Чишмә муниципаль район алдындагы казанышлар өчен» билгесе, бүләкләү өчен документлар тапшыру тәртибе турында район Хакимияте сайтының «Совет» бүлегендә танышырга мөмкин.

«Район алдындагы казанышлар өчен» Хөрмәт билгесе булдырылды
«Район алдындагы казанышлар өчен» Хөрмәт билгесе булдырылды
Автор:Николай Покотило
Читайте нас