Чишмэ
+29 °С
Облачно
Көнүзәк
26 Сентября 2021, 05:27

Камилла Собханкулова: Халык исәбен алу тәү тапкыр электрон форматта үтәчәк

2020 елның октябрь аена планлаштырылган Бөтенрәсәй халык исәбен алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак.

Камилла Собханкулова: Халык исәбен алу тәү тапкыр электрон форматта үтәчәкКамилла Собханкулова: Халык исәбен алу тәү тапкыр электрон форматта үтәчәк
Камилла Собханкулова: Халык исәбен алу тәү тапкыр электрон форматта үтәчәк

Бөтенрәсәй халык исәбен алу «Киләчәкне булдырабыз!» девизы астында һәм цифрлы технологияләр кулланып үткәреләчәк. Төп яңалык – Рәсәй халкының Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Росстатның халык санын алучылары торак биналарны гадәттәгечә карап йөргәндә махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар кулланачак. Шулай ук халык санын алу участокларында, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәкләргә (МФЦ) барып исәпкә алынырга мөмкин булачак.

Чишмә муниципаль район хакимияте башлыгының 2019 елның 23 маендагы «Чишмә районы территориясендә 2020 елгы Бөтенрәсәй халык исәбен алуны үткәрү буенча комиссия төзү турында»гы 464нче карарына ярашлы, муниципаль район Хакимияте карамагындагы халык исәбен алуга әзерлек һәм аны үткәрү буенча эшләрне җайга салу һәм вакытында үткәрү максатында комиссия төзелде.

Чишмә районының дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе сүзләренә караганда, Бөтенрәсәй халык исәбен алу өчен районда 127 кеше җәлеп ителгән, шуларның 93е – халык исәбен алучы, 16сы – контролер һәм 18е – резервта торган халык исәбен алучылар. 16 стационар участок (поселокта – 7, авылларда – 9), 93 исәпкә алу участогы (поселокта – 41, авылларда – 52) булдырылган.

Халык санын алу тәү тапкыр электрон форматта узачак, исәпкә алу кәгазьләрен «Дәүләт хезмәтләре» порталында, Күп функцияле үзәкләр бүлекләрендә һәм исәп алучының планшеты аша тутырырга, шулай ук халык санын алучыны өйдә көтәргә яки якындагы стационар участокка барырга мөмкин.

Халык санын алу участоклары 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр эшләячәк, ә исәпкә алучылар йортлар һәм фатирлар буйлап йөреп чыгачак.

2021 елның 15 октябреннән 8 ноябренә кадәр «Дәүләт хезмәтләре»ндә «Халык исәбен алуны узарга» дигән электрон хезмәт күрсәтеләчәк.

Бер кешегә исәпкә алу кәгазен тутыру өчен 10 минут вакыт кирәк булачак. Барлыгы 33 сорау биреләчәк. Аның 23е социаль-демографик төсмердә: җенесне, яшьне, гражданлыкны, туган урынны, милләтне, телләр белүне, белемне, балалар санын, яшәү чыганагын ачыклауга бәйле.

Шулай ук торак шартлары турында 10 сорау биреләчәк – сез яшәгән торак тибы, йортның кайчан төзелүе, фатирның яки йортның гомуми мәйданы, бүлмәләр саны һәм төзекләндерү төре турындагы сорауларга җавап бирергә туры киләчәк.

Рәсәйдә вакытлыча яшәүче кешеләр җенес, яшь, даими яшәү урыны, Рәсәйгә килүенең максаты һәм күпме вакыт безнең илдә яшәячәге турындагы 7 сорауга җавап бирәчәк.

Барлык мәгълүмат сорашуда катнашучының җавабы буенча язып алыначак, бернинди документ та күрсәтергә кирәкми. Паспорттагы мәгълүматлар, торак хуҗасының кем булуы турында сорау булмаячак, керем дәрәҗәсе һәм башка темалар белән кызыксынмаячаклар.

Камилла Собханкулова: Халык исәбен алу тәү тапкыр электрон форматта үтәчәк
Камилла Собханкулова: Халык исәбен алу тәү тапкыр электрон форматта үтәчәк
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас