

«Башгидрометүзәк» белгечләре республикада кинәт салкынайту ихтималлыгы турында хәбәр итә. Синоптиклар Башкортстан территориясенә арктик һава массасының керүен фаразлый. Иртәгәдән башлап карлы яңгыр явуы көтелә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, салкыннар 16 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр булачак, бу көннәрдә уртача һава температурасы 2-4 градуска төшәчәк. Әгәр климатик норма безнең төбәк өчен сентябрьдә 10 градус тәшкил итсә, арктик һава массасы аркасында сентябрьдә һава температурасы +6... +8 градуска кадәр төшәчәк.
Бу көннәрдә төнлә +2 .. +7 градуска кадәр салкын булуы көтелә, урыны белән һавада һәм туфрак өстендә 0... -2 градуска кадәр салкын булачак. Көндез +8... +13 градуска кадәр җылытачак.
Алдагы көннәрдә исә һава температурасы төнлә 0 ... +5 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән һавада һәм туфрак өстендә 0 ... -5 градуска кадәр кырау төшүе көтелә. Көндез һава +6... +11 градуска кадәр җылыначак.
«Кызыл таң» гәзите сайтыннан алынды
Фото: https://pixabay.com/