

Чишмә районындагы 3358нче участок сайлау комиссиясе әгъзасы Эльвира Ваһапованың төрле дәрәҗәдәге сайлауларда эшләвенә 20 ел.
«Мин - «Аленушка» балалар бакчасы тәрбиячесе. Кешеләр белән аралашырга, аларга ярдәм итәргә яратам, шул ук вакытта пунктуаль һәм җаваплы булырга тырышам, шуңа күрә миңа участок сайлау комиссиясендә эшләве авыр түгел», - ди Эльвира Ваһапова.
«3358нче участок сайлау комиссиясендә Чишмә поселогының 38 урамында яшәүчеләр тавыш бирәчәк. Сайлаучылар исемлегендә ике мең өч йөздән артык кеше. Араларында сайлауда беренче тапкыр катнашучылар да бар. Алар өчен истәлекле бүләкләр әзерләнде», - ди Эльвира Радик кызы. Бүген ул Парк урамы, 18А адресы буенча район Мәдәният сарае бинасында урнашкан сайлау участогында кизү тора. Барысының да бу өлкәдә эш тәҗрибәсе бар
Әлеге вакытта 3358нче участок сайлау комиссиясендә яшерен тавыш бирү өчен кабиналар җыю бара, стационар һәм күчерелмә тартмалар тәртипкә китерелә. Йортлар буенча карап чыкканнан соң әлеге исемлектәге урамнарда яшәүче кайберәүләрнең күченеп китүе, яисә яңа килгән кешеләр булуы ачыкланды. Исемлеккә төгәллек кертелде. COVID-19дан саклану өчен участокта барлык шартлар да тудырылган: бина даими рәвештә йогышсызландыру чаралары белән эшкәртелә, куллар өчен антисептиклар, перчаткалар, битлекләр, шулай ук экран-битлек һәм махсус экран куелачак. Сайлаулар өч көн дәвам итәчәк, участокларда күзәтүчеләр эшләячәк. Барлык килгән сайлаучыларга да бер тапкыр кулланыла торган ручкалар һәм битлекләр биреләчәк.