Чишмэ
+20 °С
Облачно
Көнүзәк
11 Сентября 2021, 08:48

Альберт Газиев: Кышкы чорга әзербез

Көз җитү белән көннәр салкынайта, димәк, фатирларны җылыту мизгеле дә якыная. «Чишмәэнергосервис» МУП коллективы моңа ничек әзерләнгән? Кыш көтмәгәндә килмәсме? Гәзит хәбәрчесе җылылык белән тәэмин итүче оешма директоры Альберт Газиев белән шул хакта әңгәмә корды.

Альберт Газиев: Кышкы чорга әзербезАльберт Газиев: Кышкы чорга әзербез
Альберт Газиев: Кышкы чорга әзербез

– Альберт Рамил улы, җылыту мизгеленә инженерлык челтәрләрен әзерләү буенча нинди эшләр башкарылды?

– Без җәй башында ук җылыту системаларын тикшердек, ремонтлыйсы урыннарны ачыкладык һәм эшләр күләмен билгеләдек. Озак та тормый ремонтны башлап җибәрдек, чөнки быел вак-төяк эшләр җитәрлек булды (су аккан урыннар ямалды, җылылык трассасының һәм кайнар су белән тәэмин итү торбаларының кайбер участоклары алыштырылды). Җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү торбаларын алыштыру күп көч таләп итә, чөнки барлык инженерлык челтәрләре җир астыннан үтә. Бу эшләрне шактый тиз арада башкарып чыктык. Шикәр заводы бистәсендә торбаларны алыштырып капиталь ремонт үткәрергә туры килде, чөнки җылылык трассасы 1981 елда ук салынган. Аңлашылуынча, биредә торбалар бик нык тузган һәм тыгылган. Безнең бригадалар билгеләнгән эшләрне кыска вакытта башкарып чыгу өчен ай буена эшләделәр, белгечләр ял көннәрендә дә эшкә чыктылар. 700 метр озынлыктагы җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү торбалары пенополиуретан изоляцияле яңа торбаларга алыштырылды. Шулай ук торак йортларга таба да торбалар салынды. Микрорайонга килүче төп магистральнең ике участогы алыштырылды.

Алкин-2дәге җылылык трассасы да 80нче елларда салынган. Халыктан җылылык җитмәүгә зарланып шикаятьләр килә башлады. Тикшердек, чыннан да, зурая барган авылга торбаүткәргеч буйлап килгән җылының җитәрлек дәрәҗәдә булмавы ачыкланды һәм җылылык белән тәэмин итү системасындагы торбалар зур диаметрлыга алыштырылды. Җылылык җитмәүгә зарланучылар булмас, дип өметләнәбез.

Сүз уңаеннан, торбаүткәргечләрне алыштыру белән шундый зур күләмдәге капиталь ремонтны республика һәм урындагы бюджетлардан бирелгән субсидияләр ярдәмендә башкарып чыга алдык.

Предприятие җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге ике инвестиция программасын гамәлгә ашыра, бу, гомумән алганда, җылылык белән тәэмин итү системасының уңай эш динамикасы турында сөйли.

– Сез вак-төяк ремонт турында да искә алып үттегез.

– Көз торбаларны тикшерү барышында 2нче урта мәктәп, Пионерлар һәм укучылар йорты янында, Дуслык проспектындагы чәчәк кибете тирәсендә, Гыйззәтуллин урамында – Ленин һәм Киров урамнары арасындагы җылылык трассаларында торбалар тишек булуы ачыкланды. Ике урында төзәттек инде, калганнарын да тәмамлап киләбез.

– Альберт Рамил улы, җылылык трассалары котельныйлар ярдәмендә эшли бит.

– Котельныйлар яңа ГОСТ буенча газ хезмәте таләпләренә ярашлы тәртипкә китерелде, ягъни приборлар яңартылды, җиһазларга ревизия ясалды. Әзерлек паспортларын алдык һәм 13 сентябрьгә кадәр сынап караячакбыз. Йортларга җылылык бирергә әзербез, шәһәр һәм авыл биләмәләре башлыклары әмерен көтәбез.

– Безнең районда газ белән эшләүче 20дән артык котельный бар. Аларның эше өчен кем җавап бирә?

– Әлегә кадәр «Чишмәэнергосервис» җәмгыяте предприятиесе җавап бирде. Ә быел тышкы һәм эчке җылылык челтәрләре өчен җаваплылыкны үз өстебезгә алдык. Хәзер аларны эшләтеп җибәрү өчен паспорт әзерлибез. Проблемалар бар, әлбәттә, әмма алар хәл ителә.

Гомумән алганда, җылыту мизгеленә әзерлек өчен 20 миллион сумнан артык акча тотылган. Барлык эшләр дә вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылган. Шуңа күрә көннәр кинәт салкынайтса да куркыныч түгел. Капиталь ремонт эшләре Чишмә районы халкын җылылык белән тәэмин итү системаларының сыйфатлы эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Альберт Газиев: Кышкы чорга әзербез
Альберт Газиев: Кышкы чорга әзербез
Автор:Николай Покотило
Читайте нас