Чишмэ
+13 °С
Облачно
Көнүзәк
24 Августа 2021, 13:30

Авыру таралуны кисәтү

Шушы көннәрдә район хакимиятендә гадәттән тыш хәлләр, хәвефсезлек һәм су объектларында халыкның иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы булды. Көн тәртибендә Чишмә районы территориясендә дуңгызлар арасында африка чумасы вирусы (АЧС) таралуны кисәтү мәсьәләсе торды.

Авыру таралуны кисәтүАвыру таралуны кисәтү
Авыру таралуны кисәтү

Киңәшмәне гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе, район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров алып барды. Ул, соңгы елларда дуңгызларның африка чумасы буенча имин булмаган торак пунктлар саны арта, Рәсәй Федерациясендә бу авыру таралган төбәкләр бар, дип билгеләп үтте. Агымдагы ел башыннан бирле Рәсәйнең 29 субъектында чир табылган 111 торак пункт һәм инфекция таралган 53 объект теркәлгән. 2020 елда Рәсәйнең 20 субъектында шундый 19 урын һәм инфекция таралган 47 объект булган. Авыру шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, кечкенә фермаларда һәм зур дуңгызчылык комплексларында, кабан дуңгызлары арасында теркәлгән. Күрше төбәкләрдә – Самара өлкәсендә йорт дуңгызлары һәм кабаннар арасында чир таралган биш учак, Татарстан Республикасының Алабуга районында («Түбән Кама» милли паркы) өч урында кыргый дуңгызларның авыруы теркәлгән. Рәсәйнең 21 субъектында йорт дуңгызлары, 15 урында кыргый кабаннар чирләгән. Шул җәһәттән барлык аучылык хуҗалыкларына һәм җәмгыятьләренә кабан дуңгызлары санын уртача республика күрсәткеченә кадәр, ягъни 1000 гектарга – 0,25 кабан дуңгызына кадәр киметү буенча чаралар үткәрергә кирәк.

Чишмә районының ветеринария станциясе начальнигы И. Гәрәев көн тәртибе буенча мәгълүмат белән чыгыш ясады. Ул җыелучыларга «Таврос» компаниясе төркеменә кергән «Башкортстан ит компаниясе» җәмгыятенең дуңгызчылык комплексында африка чумасын кисәтү буенча үткәрелүче чаралар, торак пунктларда дуңгызлар санын исәпкә алу һәм аларны иркенгә чыгармыйча асрауны тәэмин итү, дуңгыз асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларны терлекчелекнең альтернатив төрләренә күчерү буенча күрелгән чаралар, БР ветеринария идарәлеге рөхсәтеннән һәм электрон ветеринария документларыннан башка дуңгызларны республикадан читкә чыгармау буенча чаралар күрү турында сөйләде...

Кыргый кабаннар арасында африка чумасы таралуга юл куймас өчен ветеринария-санитария чаралары комплексын үткәрүгә, аучылык ширкәтләре территорияләрендә аларның санын җайга салу мөһимлегенә аеруча игътибар бирелде.

Район территориясендә кыргый кабаннар күп булуга бәйле – 1000 гектарга 0,87 баш (республикадагы 0,62 булган уртача күрсәткечтән артык), БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының 2021 елның 6 августындагы 40-Р «Сунарчылык ресурслары күләмен җайга салу турында»гы боерыгы белән, барлык аучыларга кабаннар санын гомум республика дәрәҗәсенә кадәр киметү буенча чаралар күрергә, һәр табылган кабанда АЧС вирусы булуын тикшерергә тәкъдим ителде.

Комиссия утырышында тагын берничә мәсьәлә күтәрелде, аны хәл итү авыру таралуны кисәтергә ярдәм итәчәк.

Фото: «Башинформ» МА

Авыру таралуны кисәтү
Авыру таралуны кисәтү
Автор:Николай Покотило
Читайте нас