Чишмэ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июнь 2021, 09:16

РФ Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев Чишмәдә булды

Павел Качкаев район башлыгы белән берлектә тиешле проектларны, шул исәптән «Чиста су» федераль программасы буенча финанслауны билгеләү буенча республика хакимияте белән эшләргә вәгъдә итте.

РФ Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев Чишмәдә булды
РФ Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев Чишмәдә булды

VII чакырылыш РФ Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев эш сәфәре белән Чишмә районында булып китте, район активы белән очрашты һәм үзенең Думадагы эше турында мәгълүмат бирде.

Павел Качкаев уңайлы шәһәр мохитен булдыру, «Чиста су», «Стимул» федераль программалары кебек проектлар турында сөйләде. Шулай ук җиденче Дума депутатларының 5000ләп закон проектын каравы, аларның арытаба федераль законга әйләнүе турында билгеләп үтте. Ул аларның үзе автор булган кайберләрен әйтеп узды:

капремонт буенча эшләрне кабул итү комиссиясе составына урындагы үзидарә органнары вәкилләре керергә мөмкин, бу күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләрен нәтиҗәлерәк контрольдә тотарга ярдәм итә;

Административ хокук бозулар турындагы РФ кодексында, торакның кеше яши тоган яки яшәми торган бина булу-булмавына карамастан, күп фатирлы йорттагы бинаны үз белдегең белән үзгәртеп кору һәм яңадан планлаштыру өчен җавап бирү каралган. Моңа кадәр күп фатирлы йортларда кеше яшәгән биналарны үзгәртеп корган өчен генә җаваплылык бар иде;

йорт советы рәисенең роле һәм вәкаләтләре арттырылды. Күп фатирлы йортларда фатир хуҗаларының гомуми җыелышында вәкаләтләр бирелгән ышанычнамә нигезендә ул үзе идарәче оешма белән ремонт ясау турында килешү төзи, шулай ук эшләр барышын контрольдә тота ала;

РФ Торак кодексында гражданнарны үзләренең күп фатирлы йортлары белән идарә итү буенча карарлар кабул итүгә җәлеп итү максатында, торак-коммуналь хуҗалыкның мәгълүмат системаларын кулланып читтән торып тавыш бирү формасында күп фатирлы йорттагы фатир милекчеләренең гомуми җыелышын үткәрү тәртибен шактый гадиләштерүче үзгәрешләр кертелде. Гражданнар, кирәк булганда, читтән торып (онлайн) гомуми җыелышларда катнаша һәм карарлар кабул итә ала. Шул ук вакытта интернеттан файдаланмаган гражданнар җыелышларга килеп катнаша һәм үзләре өчен гадәти булган ысул белән карарлар кабул итә ала;

торак йортларда (торак биналарның милекчеләре белән бер подъездда) хостеллар оештыру һәм кунакханә хезмәте күрсәтү тыела. Мондый төрдә эшмәкәрлек эшчәнлеге оештырганда торак йортка керү өчен аерым ишек куелырга тиеш;

РФ Торак кодексына коммуналь ресурсларны кулланучылар һәм алар белән тәэмин итүчеләр арасында турыдан-туры килешү төзү системасын билгеләүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелде, бу идарә итүче оешмаларның күп фатирлы йортлар милекчеләренең коммуналь ресурслар өчен үз теләкләре буенча түләгән акчаларын куллану мөмкинлеген гамәлдән чыгарды;

күп фатирлы йортларда гомуми милекне карап тотуга гражданнар чыгымнары күләмен билгеләү тәртибе камилләштерелде –кагыйдә билгеләнә, аның нигезендә күп фатирлы йортта гомуми исәпләгеч булмаса, торак өчен коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнары күләме тарифлар буенча куллану нормативыннан чыгып билгеләнә.

Чыгышыннан соң ул бик күп сорауларга җавап бирде, аерым алганда, Чишмә районындагы чистарту корылмалары, каты көнкүреш калдыклары полигоны төзелеше буенча, йортлары авария хәлендә дип танылган һәм 2017 елның 1 гыйнварыннан соң сүтелергә тиешле гражданнарга торак бирү тәртибе турында. Павел Рюриковичтан ни өчен кемгәдер торак-коммуналь хезмәтләр өчен компенсация бирелә, ә башкаларга юк, һәм ни өчен түләнә торган акча, тариф арткан кебек, ел саен артмый, ә кимү ягына бара, дип моны аңлатуын сорадылар. Ачыклануынча, районда яшәүчеләр фикере буенча, борчылу уяткан проблемаларның берсе – урау юл төзү, чөнки Чишмә поселогы аша тәүлегенә якынча 15 мең автомобиль уза, ә тимер юл аша чыгу юлы ябылгач, поселокта зур бөкеләр барлыкка килә.

Павел Качкаев әлеге һәм башка сорауларга тулы җавап бирде, районда булган кайбер проблемалар буенча район башлыгы белән тиешле проектларны, шул исәптән «Чиста су» федераль программасы буенча финанслауны билгеләү буенча республика хакимияте белән эш алып барырга вәгъдә бирде.

Павел Качкаев район башлыгы белән бергә район үзәгендәге төзекләндерү объектларын, шулай ук Чишмәдәге беренче муниципаль пляжны да карады.

РФ Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев Чишмәдә булды
РФ Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев Чишмәдә булды
Читайте нас: