Христиан халкында мәрхүмнәрне искә алу көне бар. Бу көннәрдә алар бакыйлыкка күчкән әти-әниләре (шул исәптән ата-бабалары) рухына дога кылып кына калмыйлар, зиратларны да тәртипкә китерәләр.
Әлеге вакытта Чишмә районында барлыгы 125, шул исәптән мәрхүмнәрне җирләргә рөхсәт ителгән 106 зират бар. Моннан берничә ел элек безнең районда да «ата-аналар шимбәсен» үткәрү традициягә әйләнде: май башында чишмәлеләр барлык зиратларда тәртип урнаштыралар, бу эштә православие динендәгеләр генә түгел, мөселманнар да, район территориясендә яшәүче башка милләт вәкилләре, картлар, балалар, ир-атлар һәм хатын-кызлар да катнаша.
2021 елда мәрхүмнәрне искә алу көне итеп 3нче май билгеләнде. Барлык чишмәлеләрне бу көнне зиратларны җыештырырга, шул рәвешле бүген янәшәбездә булмаганнарны искә алырга чакырабыз.