Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
17 Декабря 2019, 06:00

Салым түләү буенча эксперимент

2019 елда кайбер төбәкләрдә үзмәшгульләр өчен профессиональ салым кертелде

Рәсәй президенты Владимир Путин үзмәшгульләр өчен салым буенча экспериментта катнашырга тиешле төбәкләр исемлеген киңәйтте. 2020 елның гыйнварыннан Башкортстанда да шушы яңалык үз көченә керә. Исемлектә илнең 18 субъекты - Санкт-Петербург, Ленинград, Түбән Новгород, Төмән өлкәләре, Краснодар һәм Пермь крайлары, Югра һәм башкалар бар, дип хәбәр итә «Башинформ» МА .
2019 елда Мәскәүдә, Калуга, Мәскәү һәм Ростов өлкәләрендә, Татарстанда үзмәшгульләр өчен профессиональ салым кертелде. Рәсәйлеләр Мотлак медицина страховкалау фондына страховка взнослары түли, алар пенсия фондына тотоп алып калынмый.
Үзмәшгульләрнең эш бирүчесе һәм ялланып эшләүчеләре юк, ягъни алар – шәхси хезмәт эшчәнлегеннән табыш алучы гражданнар. Законда мондый гражданнарның һөнәрләр исемлеге язылмаган. Кагыйдә буларак, алар – фрилансерлар, репетиторлар, бала караучылар, авыру караучылар, фотографлар, блогерлар, өйдә эшләүче кондитерлар, водительләр, репетиторлар һәм хәтта торакны арендага бирүчеләр.
Читайте нас