Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
22 Октября 2019, 06:13

Декабрьгә кадәр 722 объект Интернетлы булачак

Ил Президентының май указларына нигезләнеп, «Цифрлы икътисад» гомумдәүләт проектына ярашлы, “РФ цифрлы икътисады” дәүләт стратегиясенең «Мәгълүмати инфраструктура» проектын тормышка ашыру башланды.
Проект бер мең кешегә кадәр яшәгән торак пунктларда социаль әһәмиятле объектларны интернетка тоташтыруны күздә тота.
Бүгенге көндә 50 социаль әһәмияткә ия объект мәгълүмати- технологик инфраструктура (ИКТ) белән тәэмин ителгән. Алар арасында — мәктәпләр, ФАПлар, полиция бүлекчәләре, янгын частьлары, сайлау комиссияләре.
«Мәгълүмати инфраструктура» проекты күпләп җепселле элемтә линияләрен төзүне, элемтә каналларын үстерүне, объектлар эчендә ИКТ-инфраструктура булдыруны күздә тота. Булдырылган инфраструктура нигезендә оператор Интернетка керү мөмкинлеген тәэмин итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, быел июльдә үткәрелгән аукцион нәтиҗәсендә проектның операторы итеп Башкортостан Республикасының телекоммуникация компаниясе — «Башинформсвязь» җәмгыяте танылды. Контракт шартлары буенча, агымдагы елның 1 декабренә кадәр оператор 722 социаль объектны яки объектларның гомум санының 28 процентын тоташтырырга тиеш.
«Кызыл таң» сайтыннан
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас