Чишмэ
+16 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
2 Сентября 2019, 05:59
Модельле китапханәләр булдыруга өч заявка хупланды
Рәсәй Мәдәният министрлыгы Башкортстанның 2020 елда «Мәдәният» гомумдәүләт проекты буенча авылларда модельле өч китапханә булдыру турындагы гаризасын хуплады. Аларны яңадан җиһазландыру өчен 20 миллион сум акча биреләчәк, дип хәбәр итте төбәкнең Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
«Рәсәй Мәдәният министрлыгына республиканың муниципаль китапханәләреннән дүрт гариза җибәрелгән, шуларның өчесе хупланган. Бу - Благовар, Дөртөйле һәм Туймазы районнары.
Башкортстан модельле китапханәләр булдыруга «Мәдәният» гомумдәүләт проекты буенча федераль бюджеттан 20 миллион сум акча алачак. Бу акчалар муниципаль китапханәләр эшчәнлеген модернизацияләүгә һәм аларда идарәнең нәтиҗәле модельләрен кертүгә юнәлтеләчәк», - диелә хәбәрдә.
Модельле китапханәләрдә кулланучылар югары тизлекле Интернеттан фәнни һәм нәфис эчтәлектәге заманча мәгълүмати ресурслардан файдалана алачак.
«Мәдәният» гомумдәүләт проекты 2024 елга кадәр чорга эшләнгән. Ул өч бүлектән тора: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Санлы мәдәният. 2019-24 елларда гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру өчен бюджеттан 113,5 миллиард сум бүлү планлаштырыла.
2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин «Рәсәй Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында»гы Указга кул куйган иде.
«Кызыл таң» сайтыннан
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим