Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
8 Апреля 2019, 13:39

Дим әлегә ярларыннан чыкмаган, әмма районда ташкын чорына тулы әзерлек бара

Әлеге вакытта республикада ташкын чорына актив әзерлек бара. Елгалар ачылган вакытта һава торышы кинәт җылынып китсә һәм көчле яңгырлар булса боз тыгылу ихтималы бар, бу су ташуга китерергә мөмкин.

Чишмә районы буйлап Дим (территория буенча озынлыгы – 80 чакрым) һәм Өршәк (якынча 30 км) елгалары ага.

– Гадәттә Дим елгасында су дәрәҗәсе күтәрелә, әлегә ул ярларыннан ташмаган, – дип хәбәр итте ташкынга каршы комиссия рәисе, район хакимияте башлыгы урынбасары Камил Уразмәтов. – Район территориясендә 16 гидротехник корылма бар, аларның берсе – тимер-бетон заводы янында Калмаш елгасындагысы хәвефле объект булып тора. «Ямь» җәмгыяте анда ел саен су дәрәҗәсен киметү буенча чаралар үткәрә.

Районда ташкын чорын хәвеф-хәтәрсез үткәреп җибәрү өчен хакимият башлыгы карары белән чаралар планы һәм ташкынга каршы комиссия составы расланды.

Шулай ук муниципаль районның 500 мең сум күләмендә резерв фонды бар, 140 кешедән, 38 техникадан, җиде көймәдән торган төркем булдырылган. Су басарга ихтимал булган урыннарда яшәүчеләр эвакуация планы белән таныштырылган.

Язгы ташкын чорын аварияләрсез үткәреп җибәрү өчен шушы көннәрдә Сабур, Питрәй, Первомайский авыллары янында Өршәк елгасы боздан тазартылган. Бу участокларда ел саен боз шартлату буенча эшләр алып барыла. Бозны күперләр җимерелмәсен өчен ташкын башланыр алдыннан ваталар.

Ә Күчем авылында ташкын башланыр алдыннан күпернең култыксаларын салдырып алалар, бу аның конструкциясен саклап калырга мөмкинлек бирә. Эш шунда ки, күпер түбән урнашкан, яз боз аның астыннан түгел, ә өстеннән китә. Шуннан тыш, авыл халкы һәр яз авыл биләмәсе хакимияте белән берлектә күперне эләгеп калган, киләчәктә тыгылып су агуны тоткарларга мөмкин булган агач ботакларыннан һәм чүп-чардан тазарта. Дим елгасы ел саен күчемлеләрнең Игнатовка аша район үзәгенә бара торган юлын яба, ә бит асфальт юл бу торак пункт аша үтә. Авыл халкына Чишмә поселогына Горный аша барырга туры килә. Район гәзите бер ел элек язгы юл өзеклегендә бу юлда автомобильләр батып калуы һәм трактор белән генә үтәргә мөмкин булуы турында язган иде.

– Авыл халкы күптән түгел үткән җыелышта бу мәсьәләне күтәрде, юлга вак таш җәяргә вәгъдә иттеләр, – диде Күчем авылының имам-хатибе Әхмәт Кәримов. – Сүзләрендә тордылар, хәзер аннан үтеп була, шушы көннәрдә вак таш төялгән тагын бер «КамАЗ» җибәрергә планлаштырылган.

Ташкынга каршы комиссия рәисе әйтүенчә, су басарга ихтимал булган урыннарда социаль, икътисади объектлар, үләт базлары, агрохимикатлар, агулы матдәләр сакланган һәм хәвефле производство объектлары юк. Шулай ук чыганаклардагы су сыйфатының да санитар нормалары тикшерелеп тора. Уяулыкны югалтмаска кирәк.
  • Гадәттән тыш хәлләр булса, 112 яисә 8 (34797) 3-01-14 телефоннары буенча бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итегез.

  • Безнең белешмә

    Башгидромет мәгълүматларына караганда, язгы ташкын чорында республика елгаларында су күтәрелү дәрәҗәсенең уртача еллык күрсәткечләрдән түбәнрәк булуы көтелә. Елгалардан боз гадәттәгедән иртәрәк – якынча 6–11 апрельдә китәчәк.
    Читайте нас