+2 °С
Болытлы
Әлеге чемпионат Уфада дүртенче тапкыр узды. Быел анда Донецк Халык Республикасы, Краснодар крае,Калининград, Курск, Мәскәү, Новосибирски, Ростов һәм Омски өлкәләре, Санкт-Петербург, Төньяк Осетия-Алания Республикасы һәм Башкортстан спортчылары катнашты.
Эльза Янабаева шпага һәм рапира буенча ике юнәлештә чемпион булды. Альбина Дәүләтова исә кылыч белән көч сынашуда алтын медаль алды. Ә команда белән чыгышта безнең кызлар бронза яуладылар.