Чишмэ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
10 март 2023, 11:26

Алга, яңа рекордларга!

Спорт мастеры Эльнара Вәлиуллина йөгерү белән шөгыльләнә, ул – Европа чемпионаты призеры, спартакиадада, халыкара марафоннарда катнашучы һәм җиңүче.

Алга, яңа рекордларга!
Алга, яңа рекордларга!

Кешенең йөз-кыяфәте генә түгел, күңеле дә матур булса, шуңа көчле холык та өстәлсә, бу һәрвакыт соклану уята. Спорт белән шөгыльләнү кешене физик яктан да, акыл ягыннан да үстерә, яхшы кәеф бүләк итә, үзеңә ышаныч бирә, матурлыкның сере шунда яшеренә дә инде. Эльнара раславынча, ул спорт белән шөгыльләнүдән көч ала.

– Йөгерү – ул минем өчен энергетик, – дип елмая Эльнара. – Эш белән спортны берләштерү авыр, әмма тренировкалардан соң минем көчем арткан кебек, – ди ул.

Бу спорт төре белән ул мәктәптә  укыганда ук шөгыльләнә башлый. Ар мәктәбенең физкультура укытучысы Рәзит Фатыйхов (кыз анда унбер сыйныф тәмамлаган), Эльнарада спортта җиңүгә ирешә торган сыйфатлар – үҗәтлек, максатчанлык һәм түземлек булуын күрә. Ул мәктәптә укыганда ук җиңел атлетика, чаңгы узышы, йөгерү буенча район ярышларында катнаша һәм призер була. Соңрак Виктор Осиповның тренировкаларына йөри. Мәктәпне тәмамлаганнан соң финанс-икътисад колледжында белем ала. Ул вакытта Эльнара Рәсәй җыелма командасы составына керә, ә 2008 елда Бельгиягә кросс буенча Европа чемпионатына барып, команда составында өченче урын алып кайта. 2010 елда яшьләр арасында узган спартакиадада 10 чакрым дистанциядә беренче урын ала, берничә тапкыр Рәсәй призеры була.

Эльнара Рәфыйк кызы Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын тәмамлаган.

– Спорт белән шөгыльләнү вузда укыганда да ярдәм итте. Институтта студентларның физик әзерлегенә зур игътибар бирелде, – ди ул.

Хезмәт эшчәнлеген Эльнара Чишмә районы буенча полиция бүлегендә тикшерүче булып башлый. Хәзер ул – өлкән тикшерүче, юстиция майоры. Аның тормыш иптәше Эдуард Вәлиуллин да хокук саклау системасында эшли, ул – полиция капитаны.

– Гаиләм мине хуплый, алар ярдәменнән башка авыр булыр иде, – ди Эльнара.

2021 елда, улы туганнан соң икенче елны ук, яңадан спорт белән шөгыльләнә башлый. Шул ук елны Бөре шәһәрендә үткән «Кыргый бал» марафонында бронза призер була. Ә 2022 елда шул ук марафонда 10 чак-рым дистанциядә җиңү яулый. Сүз уңаеннан, 2022 елда аның марафон расписаниесе бик тыгыз була.

24 апрельдә Эльнара Нефтекама шәһәрендә «Тимер варяг» спорт клубы оештырган «Космик марафон»да катнашып өченче урын ала, 7 августта Екатеринбург шәһәрендә узган «Европа-Азия» VII халыкара марафонда катнашып, дипломант була, ә 4 сентябрьдә Уфада үткән VIII халыкара марафонда 21,1 километр арага йөгереп, икенче урын яулый. 9 октябрьдә Казанда милли марафонда катнашып яхшы нәтиҗә күрсәтә – 10 километр араны 36,34 минут эчендә йөгереп үтә.

– Тренерым Арсен Кирәевка хезмәте һәм миңа ышануы өчен рәхмәт белдерәм! Яңа шәхси рекордлар куяр өчен тагын да күбрәк әзерләнербез һәм эшебезне дәвам итәрбез! – дип язган Эльнара социаль челтәрләрдә Уфа марафонында көмеш медаль алганнан соң.

Алга, яңа рекордларга!
Алга, яңа рекордларга!
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: