Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
3 март 2023, 11:34

Дзюдочылар көч сынашты

Ял көннәрендә Чишмәдә дзюдо буенча турнир узды, ул совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 34 еллыгына һәм Башкортстан Спорт министрлыгының 100 еллыгына багышланды.

Дзюдочылар көч сынашты
Дзюдочылар көч сынашты

Турнирда шулай ук Уфа, Гафури, Иглин районнары, Дәүләкән һәм Бөре шәһәрләре командалары катнашты.

Спорт комплексына җыелган спортчылар алдында сәламләү сүзе белән Әфганстан ветераннарының Чишмә берлеге рәисе Андрей Исаев чыгыш ясады.

Турнир бик шәп үтте. Җиңүләр җиңелүләр белән үрелеп барды, күз яшьләре, ару-талчыгу, түземлек күрсәтү һәм бәхәсле мизгелләр дә булды. Турнир барышында тәҗрибә тупланды, ул спортчыларга киләчәктә уңышлырак чыгыш ясарга ярдәмитәчәк. Әлеге ярышларның кыйммәте шунда да.

Турнир хуҗалары бик шәп чыгыш ясады. Чишмәлеләр – Руслан Мәҗитов, Арслан Ваһапов, Самира Исмәгыйлева, Камилә Кулуева, Ксения Дибаева үзләренең авырлык категориясендә беренче урыннарны алдылар. Кодрәтбәк Машарипов, Илиан Таран, Аделя Ганиева, Әскәр Мөслимов, Аслан Фәизов икенче урын алдылар. Өченче урында – Әскәр Фәизов, Виталий Власов, Никита Тарасов, Морат Бакиров, Юля Платонова, Артур Черепанов.

Районда дзюдо турниры беренчегә генә узмый. Ул Александр Иванов җитәкчелегендәге «Алга» спорт һәм ватанпәрвәрлек үзәге» һәм Чишмә районы хакимияте ярдәмендә оештырылды. «Башмодульстрой» җәмгыяте директоры Артур Асаев исә турнирны үткәрергә ярдәм итеп кенә калмыйча, «Иң оста көрәш техникасы» һәм «Җиңүгә ихтыяр өчен» номинацияләрен дә булдырды.

Сүз уңаеннан, иң оста техника өчен кубокны Чишмә егете Арслан Ваһапов алды.

Дзюдочылар көч сынашты
Дзюдочылар көч сынашты
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: