Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
18 ноябрь 2022, 10:06

Төнге лига чемпионы исемен алу җиңел түгел

Төнге лига «Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексы залында үтте.

Төнге лига чемпионы исемен алу җиңел түгел
Төнге лига чемпионы исемен алу җиңел түгел

Яңа сезонны лига чемпионнары һәм узган сезонның бронза призерлары ачты – «БашМодульСтрой» Чишмә шикәр заводының «Таврос» командасы белән очрашты. Узган елгы ике уеннан күренүенчә, әлеге командалар катнашлыгындагы матчлар беркайчан да кү-ңелсез узмый.

– Бу уен ике команда өчен дә бик авыр булды, дулкынлану сизелеп торды, ни дисәң дә бу быелгы сезондагы беренче очрашу, уеннарны ачу матчы булды. Командалар составында, узган сезон белән чагыштырганда, зур булмаса да, бераз үзгәреш бар. Уен башланганнан соң командалар берничә минут бер-берсен сынадылар.

Капка янында күбрәк «Таврос» уенчылары актив булды, исәпне дә алар ачты, – дип сөйләде «БашМодульСтрой» командасы уенчысы Альберт Сәгыйтов.

2022–2023 елгы төнге лиганың беренче голын Игорь Барабанов кертте. «БашМодульСтрой» командасы егетләре шунда ук капма-каршы гол кертергә ашыктылар. Күп тә үтми Фидан Хәбибуллин да, Вадим Осипов тапшырган тупны тибеп, гол кертте. Тәнәфескә командалар 1:1 исәбе белән киттеләр. Икенче таймда футбол кырында узган елгы чемпионнар өстенлек итә башладылар, һәм Фидан Хәбибуллин тагын бер гол кертүгә иреште. Шунысын да әйтергә кирәк, «Таврос» уенчыларының да капкага туп кертү мөмкинлеге бар иде, тик аларның бөтен тырышлыгын ул кичтә «БМС» капкачысы Равил Ваһапов юкка чыгарды. Бер мизгелдә «Таврос» уенчылары үз капкалары янында Алмаз Галимовны сакчысыз калдырдылар, ул тупны алгач, капкачыны алдалап гол кертте һәм исәп 3:1 булды. Тик ике туп кертү өстенлеге озакка бармады, «Таврос» уенчысы Максим Бессонов та тупны туп-туры тибеп исәпне

3:2 ясады, шул рәвешле матчта интрига туды. Капкага һөҗүмнәр бер-бер артлы кабатланды,  тагын бераз тырышсалар исәпне тигезләрләр кебек тоелды. Тик бер контратакада шул ук Фидан Хәбибуллин Айхан Исмәгыйлев тапшырган тупны тибеп хет-триг (өченче тубын) кертте һәм шуның белән матчка нокта куйды.

– Җиңүдән соң хис-тойгылар, әлбәттә, уңай, әмма уяулыкны югалтырга ярамый – алда әле көчле көндәшләр белән уеннар күп. Безгә «Туклану үзәге», «Атлант», «Легион», «Атлант-дубль» һәм лиганың яңа уенчысы – «Мебель-люкс» командасы белән уйнарга туры киләчәк. Төнге лига чемпионнары титулын яулау авыр, ә бу исемне саклап калу тагын да авыррак, – диде Альберт Сәгыйтов.

Төнге лига чемпионы исемен алу җиңел түгел
Төнге лига чемпионы исемен алу җиңел түгел
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: