Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Спорт
29 июль , 10:11

Бу юлысы җиңү яулый алмадылар

Уфаның «Динамо» стадионында һәвәскәр футболчылар лигасы кубогына матч үтте. Анда Чишмәнең «Атлант» һәм Уфаның «АЛГАритм» командалары очрашты.

Уен кызган мәл
Уен кызган мәл

Безнең футболчылар уфалыларга каршы матчның беренче таймын кискен башлап җибәрделәр. Инициативаны үз кулларына алып, көндәшләре капкасына һөҗүм иттеләр, каршы як та бер-ике һөҗүм ясарга өлгерде. Әмма бу нәтиҗә бирмәде –  беренче тайм 0:0 исәбе белән тәмамланды.

Икенче таймда «Атлант» сүлпәнрәк уйнады, көндәшләр шуңардан файдаланып калды да инде. «АЛГАритм» зур көч белән һөҗүмгә күчте һәм уен исәбен ачты.

1:0 исәбе өмет калдырса да, көндәшләренең икенче тапкыр гол кертүе «Атлант» өчен хөкем карары кебек булды. Чишмәлеләр беренче матчтан соң ук җиңелеп, Уфаның һәвәскәр футболчылар лигасының кызыксындыргыч кубогын алу өметеннән колак кактылар.

Бу юлысы җиңү яулый алмадылар
Бу юлысы җиңү яулый алмадылар
Автор:Элина Школьная
Читайте нас в