Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
12 март 2022, 15:10

«Уфа»дан осталык классы

«УФА» хоккей клубы вәкилләре Приуралье бистәсенең хоккей мәйданчыгында осталык классы күрсәтте.

«Уфа»дан осталык классы
«Уфа»дан осталык классы

Яшь хоккейчылар аларны түземсезләнеп көтеп алдылар, чөнки Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, «УФА» хоккей клубы президенты Антон Матренин, Рәсәйнең халыкара класслы спорт мастеры һәм хоккей клубы директоры Дмитрий Цыбин, шулай ук клубның тренеры Ленар Сәфәргалин килергә тиеш иде.

– Чишмә хоккейчыларны әзерләү буенча «Кызыл машина» гомумдәүләт программасын тормышка ашыру барышында осталык класслары үтүче җиденче район. Бүген сезнең тренерларга материаллар тапшырачакбыз, арытаба шулар буенча шөгыльләнерсез, – диде үз чыгышында Антон Сергеевич.

Аның сүзләренә караганда, Башкортстан спорт, бигрәк тә хоккей үсеш алган республикалар исәбенә керә. Шуңа күрә мондый спорт төре һәр районда бар. Балалар арытаба да хоккей белән шөгыльләнсен өчен, беренче чиратта, инфраструктураны үстерергә, ягъни ябык хоккей мәйданчыклары булдырырга кирәк.

– Әлеге вакытта Спорт министрлыгы тарафыннан республикада хоккейны популярлаштыру буенча программа эшләнә, шуңа күрә тиздән Башкортстанда да балалар өчен шундый мәйданчыклар ачыла башлар дип өметләнәм, – диде ул.

Кунакларның чыгышыннан соң, яшь хоккейчылар клуб тренеры Ленар Сәфәргалин җитәкчелегендә тренировкага керештеләр.

– Шайбаны йөртергә, көндәшләргә бирмәскә, капкаларны урап үтәргә өйрәнәбез, гол кертү буенча алымнар турында да онытмыйбыз, – диде Ленар Рөстәм улы.

Районның җыелма командасы хоккейчысы Дмитрий Михайлин сүзләренә караганда, тренировкаларда зур йөкләнеш таләп ителә.

– Элементлар арасында үзем өчен күп яңалыклар белдем. Бүген без кабатлаган «корабликлар» алымы киләчәктә дә кирәк булыр дип уйлыйм. Бүгенге тренировка ошады, арытаба да шулай шөгыльләнербез дип ышанам, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты ул.

«УФА» хоккей клубы директоры Дмитрий Цыбин билгеләп үткәнчә, әлеге программаның төп максаты – ил буенча хоккейчылар әзерләүнең бердәм системасын булдыру. Программаны тормышка ашыру барышында киләсе хоккей мизгеленә дусларча уеннар һәм уртак турнирлар оештыру, шулай ук Уфада уеннар үткәрү планлаштырыла, анда Чишмә хоккейчылары да чакырылачак.

«Уфа»дан осталык классы
«Уфа»дан осталык классы
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: