Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
24 октябрь 2021, 18:21

Волейбол берләштерә

Шушы көннәрдә Келәш авылында «FIVB 2022 волейбол буенча дөнья чемпионаты» башлануга багышланган «Волейбол уйныйбыз – дөнья чемпионатын каршылыйбыз!» дигән тантаналы чара булды.

Волейбол берләштерә
Волейбол берләштерә

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу дүрт елга бер тапкыр уздырыла торган иң дәрәҗәле халыкара турнир, ә 2022 елда Башкортстан башкаласында шул уңайдан тамашалы ярышлар узачак.

Фестиваль М. Кәрим исемендәге мәктәптә үтте, анда укучылар «Урал бөркетләре» командасы әгъзалары һәм аның баш тренеры Игорь Пасечник белән очраштылар. Бәйрәм чарасын ачу тантанасында Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов укучыларны әлеге вакыйга уңаеннан котлады һәм укуда уңышлар теләде, шулай ук волейбол, спортның башка төрләре кебек, һәрвакыт популяр булыр, дип ышаныч белдерде.

– Келәш авылының М. Кәрим исемендәге мәктәбенең спорт залы Чишмә районы хакимияте ярдәмендә ремонтланды. Ул «Атайсал» проекты буенча гамәлгә ашырылды, спорт залын волейбол уйнау өчен заманча кирәк-яраклар һәм җиһазлар белән тәэмин иткән, шулай ук бүгенге спорт чарасын үткәргән өчен Руслан Хәбибовка, шулай ук Рәсәй һәм Башкортстан волейбол федерациясенә рәхмәт белдерәсем килә. Бу балаларга спортта беренче адымнар ясарга, Олимпия үрләренә ирешергә ярдәм итәр дип өметләнәм, – дип билгеләп үтте үз чыгышында Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуров.

Келәш мәктәбе укучылары һәм чарага килгән кунаклар өчен осталык классы күрсәтелде, аны тренерлары белән бергә «Урал бөркетләре» командасыннан һөнәри уенчылар оештырды. Спорт бәйрәме ахырында волейбол буенча турнир булды, ул биредә җыелучылар арасында зур кызыксыну уятты.

– Бүгенге чара бик ошады, бигрәк тә «Урал бөркетләре» командасы үткәргән осталык классы истә калды. Командаларның күнекмә ясавын күреп үземә үрнәк алдым, алар белән бер мәйданчыкта уйнадым, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты җиденче сыйныф укучысы Данил Шапко.

Волейбол берләштерә
Волейбол берләштерә
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: