Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
22 июль 2019, 12:50

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен турслет

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында спорт туризмы буенча БР чемпионаты үтте.

25–28 июньдә Кушнарен районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында спорт туризмы буенча Башкортстан Республикасы чемпионаты үтте.

Республика районнары һәм шәһәрләреннән 26 команда, шул исәптән Чишмә районы командасы да катнашты.

Спорт программасына җәяүле туризм, суда ярышлар, юнәлеш табу һәм коляскаларда велотуризм керде. Спорт программасыннан тыш, пешекчеләр ярышы һәм иң төзек лагерь бәйгесе булды.

Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсе рәисе һәм команда капитаны Эльза Янабаева велотуризм (фигуралы йөретү) буенча өченче урын алды. Ә ярышка йомгак ясалганнан соң Чишмә командасының икенче дистә урында булуы билгеле булды.

– Быел безнең команда яшь, тәҗрибәсез, дип әйтергә була, беренче урыннарны алалмавыбыз шуңа бәйле. Киләсе елда нәтиҗәләр яхшырак булыр, дип уйлыйм, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Эльза Миңнехәниф кызы.
Читайте нас: