Чишмэ
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 Май 2023, 12:04

Театр – ул ихласлык иле...

Районның Пионерлар һәм укучылар йорты сәхнәсендә ел саен «ТеатралИя» бәйгесе уза.

Театр – ул ихласлык иле...
Театр – ул ихласлык иле...

Быел тамашачылар һәм жюри алдында 19 мәктәп коллективы чыгыш ясады. «Балалар иҗтимагый оешмалары көне» фестивалендә бүләкләү тантанасында бәйгедә җиңүчеләрнең берсе – Дурас мәктәбе коллективы спектакль тәкъдим итте. Алар Аркадий Гайдарның «Тимур һәм аның командасы» повестеннан өзекләр күрсәттеләр. Балалар сәхнәдә тимур отрядлары барлыкка килгән заманнарны җанландырдылар: менә егетләр штабка җыелалар, иртәгәлеккә планнар турында фикер алышалар, хулиганнар белән сугышалар, әбиләргә су китерәләр, утын ташыйлар, сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итәләр... Яшь артистлар шулкадәр ихлас уйнадылар ки, хәтта тамашачылар да алар белән бергә борчылдылар, көлделәр, атаман Квакин малайларының кыланышларына ачулары килде. Тимурның һәм аның команда әгъзаларының батырлыгына һәм активлыгына карап сокландылар. 

– Дүрт коллектив  – 2нче мәктәпнең «Әкият», 1нче мәктәпнең «Тылсымлы чолан», 5нче мәктәпнең «Мирас» һәм Дурасның «Тимурчылар» театр труппалары җиңү яулады. Актерларның чыгышы жюри әгъзаларын һәм тамашачыларны жанрларның, стильләрнең, музыкаль бизәлешнең, костюмнарның, сюжетларның төрлелеге белән таң калдырды – боларның барысы да остазларның югары һөнәрилеге турында сөйли, – диде Пионерлар һәм укучылар йорты директоры Фәридә Илюшкина.

Мәсәлән, бишенче мәктәпнең «Мирас» театр коллективы «Сугыш балалары» композициясен әзерләгән. Яшь актерлар өч телдә – рус, татар һәм башкорт телләрендә чыгыш ясадылар.

– Сценарийны язучыларның әсәрләре буенча үзем төзедем. Озак еллар театр түгәрәгенә җитәкчелек итәм. Укучыларымның минем эшне дәвам итүләре сөендерә. Мәсәлән, гимназиянең театр коллективы җитәкчесе Эльвира Бикбулатова мәктәптә укыганда без куйган барлык спектакльләрдә катнаша иде. Мин аның труппасының конкурста уңышлы чыгыш ясавына шатмын, – диде түгәрәк җитәкчесе Мәрьям Дәүләтова. 

Жюри хатын-кыз һәм ир-ат рольләрен оста башкаручыларны, бәйгедә катнашучыларның иҗа-ди үзенчәлеген билгеләп үтте.

Мәгариф идарәлеге начальнигы Зилә Ямалетдинова грамоталар һәм бүләкләр тапшырганда театр сәнгатен сөючеләргә арытаба да уңышлар теләде.

– Анна Краснова балачагымны искә төшерде. Мин дә мәктәпкә нәкъ шундый толымнар белән йөри идем, – дип хатирәләре белән уртаклашты ул, «Тимуровчылар» коллективыннан «Иң оста хатын-кыз роле» номинациясе иясен күздә тотып. Ә Ар авылыннан Геворг Никогосян ир-ат ролен оста башкаручы буларак танылды. Сәхнәдәге «Иң яхшы дуэт» номинациясе Новотроицкий мәктәбе укучылары Алишер Сулимов һәм Рианна Ишбаевага бирелде.

Бәйгене оештыручылар һәм педагоглар Виктор Гюгоның: «Театр – ул чынбарлык иле түгел, әмма шул ук вакытта – ул ихласлык иле: сәхнәдә, сәхнә артында, залда – кеше йөрәкләре» дигән сүзләренең дөреслеген исбатладылар.

Театр – ул ихласлык иле...
Театр – ул ихласлык иле...
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: