Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 Май 2023, 11:09

Кабатланмас мизгелләр

22 майда поселокның Җиңү паркында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Соңгы кыңгырау» бәйрәме булды.

Кабатланмас мизгелләр
Кабатланмас мизгелләр

Районның унберенче сыйныфны тәмамлаучы 125 һәм тугызынчыны тәмамлаучы 553 укучысы мәктәп белән хушлашты. 

22 майда поселокның Җиңү паркында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Соңгы кыңгырау» бәйрәме булды.

Мәктәп еллары сизелми дә үтеп киткән һәм укучылар хәтерендә мәңге калачак мөһим көн килеп җиткән. Кайчандыр беренче сыйныфка укырга килгән кечкенә балалар зур егетләр һәм кызлар булганнар. Алда мөһим имтиханнар, үзаллы карарлар кабул итү һәм һөнәр сайлау чоры көтә.

– Бүгенге көндә безне зур тормыш юлына чыгарган укытучыларыбызга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Уку тәмамланды, һәм без олы тормыш юлына әзербез. Сезнең йөзегезгә кызыллык китермәбез! Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен искиткеч матур бал оештыручыларга, бәйрәм кәефе тудыручыларга рәхмәт белдерәсем килә. Бик күп уңай тәэссоратлар алдык, – дип хис-тойгылары белән уртаклашты гимназияне тәмамлаучы Элина Вәлиева.

Быел районның 10 мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары бар, күбесе – 34 укучы – беренче мәктәптән, ә Иске Муса авылында алар нибары бишәү.

Укучылар бер кайгысыз балачаклары белән саубуллашып катнаш хисләр кичерделәр, шатландылар да, борчылдылар да.

Әмма алар, һичшиксез, мәктәп елларын сагынып искә алырлар.

– Яшь буын иңнәренә район, республика һәм, гомумән, ил язмышы өчен зур җаваплылык йөкләнә. Яшьлек дәрте, көч-куәтләренең ташып торуы, кыю булулары аларга төрле авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәр, мәктәптә алган белемнәренә өстәп тиздән һөнәри белем дә алырлар, дип ышанам.  Планнарыгызны тормышка ашыру һәм зур тормыш юлында очраган барлык сынауларны җиңеп чыгу өчен белемнәрегезне тулы куәткә кулланыгыз! Беркайчан да ирешелгән нәтиҗәдә генә тукталып калмагыз. Яхшылар рәтендә булырга омтылыгыз. Хәерле юл сезгә! – дип мөрәҗәгать итте аларга район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

Район җитәкчесе укытучыларга үз һөнәрләренә тугры булып калулары, ә ата-аналарга һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булулары өчен рәхмәт белдерде.

Беренче сыйныф укучылары тамашачыларны дәртле биюләре белән сөендерделәр, ә унберенче сыйныфны тәмамлаучылар вальс башкардылар.

– Чыгарылыш сыйныф укучылары балына әзерлек апрельдә үк башланды. Ә май аенда Җиңү паркында репетицияләр дәвам итте. Флешмобта поселокның беренче мәктәбеннән 170 беренче сыйныф укучысы катнашты. Хореографлар Гөлнара Рәхимова белән Резеда Мөхәммәдиева балаларны биергә өйрәттеләр, – дип хәбәр итте мәгариф идарәлегенең тәрбия эше буенча методисты һәм кураторы Алия Кәримова.

Кабатланмас мизгелләр
Кабатланмас мизгелләр
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: