Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2023, 15:15

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...

Бишкәҗә мәктәбенең яңа бинасы ачылуга 15 ел тулу зур бәйрәм белән билгеләп үтелде.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...

«Кадерле якташларыбыз» чарасы Педагог һәм остаз елына багышланды. Ветеран укытучылар, танылган чыгарылыш укучылары чакырылды. Алар арасында дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог Әбрар Садретдинов та бар иде.

Кунакларны электән килгән күркәм гореф-гадәт буенча икмәк-тоз, чәкчәк, кымыз, җырлар һәм биюләр белән каршы алдылар. Кунаклар өчен экскурсия оештырылды, аны җиденче сыйныф укучысы Данил Җәләлетдинов үткәрде. Ул горурлык белән укучыларның казанышлары турында сөйләде. Менә Элиза Җиһангирова Кошларны саклау берлегенең Бөтенрәсәй бәйгесендә җиңү яулаган. Аның сыерчык оялары «Иң кулай вариант» номинациясендә алдынгы урын алган. Ә тугызынчы сыйныф укучысы Әдилә Мөхәммәдиева әдәби конкурста искиткеч чыгыш ясаган. Аны ул якташыбыз, БАССРның атказанган артисты Җүдә Нәүширвановага багышлаган. Ә Розалина Могаттарова Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте буенча республика олимпиадасы призеры булган. Данил мәктәптә укучыларның үсешенә һәрьяклап зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.

– Мәсәлән, безнең үз остаханәбез бар, технология укытучысы Илфиз Җиһангиров безне бар нәрсәгә өйрәтә. Дәрестә бик теләп эшкә өйрәнәбез, чөнки боларның барысы да киләчәктә кирәк булачак. Һәр ир-ат оста куллы булырга тиеш, – диде ул. 

Алкин-2 мәктәбенең Бишкәҗә филиалы мөдире Гүзәл Әминева укытучы һөнәренең җир йөзендә иң кирәкле һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе булуын билгеләп үтте.

Кунаклар өчен «мәктәп экспрессы» оештырылды.

«Хәтер архипелагы» тукталышында экранда ветераннарның, мәктәпне тәмамлаучыларның фотолары күрсәтелде. Һәм чыннан да, атказанган педагоглар Рөстәм Хафизов, Филия Хафизова, Вәлидә Әбүзәрова, Венера Төхвәтуллина, Фәнисә Вәлиева, Наилә Кәримова, Рида Әхмәдуллина, Зөһрә Шәмсетдинова һәм Илвера Бәширова вакыт машинасы тылсымы белән үзләре укучы һәм студент булган, аннары тулысынча эшкә чумган елларга кире кайткан кебек булдылар. Менә алар беренче сентябрьдә укучыларны каршы алалар, мәктәп яны участогында, колхоз кырында эшлиләр, чыгарылыш сыйныф укучыларын озаталар. Пенсионер-укытучылар үткәннәрне искә алып әле елмайдылар, әле күз яшьләрен сөрттеләр.

Хафизовлар һәм Әхмәдуллиннар мәктәп фотоларын гаилә альбомында саклый.

– Рида Котдус кызы безнең мәктәпкә 1984 елда юллама буенча килде. Аны күргәч тә, менә минем бәхетем, дип уйладым. Өйләнештек, 30 елдан артык бер мәктәптә укыттык, мин әле дә эшләвем-не дәвам итәм. Кызыбыз Диана да үзе укып чыккан мәктәптә өч ел укытты, – дип сөйләде химия һәм биология укытучысы Гаян Әхмәдуллин, экрандагы фотографияләрне карап.

Киләсе тукталышта мәктәп тормышы турында презентация күрсәтелде, аннары укытучылар хатирәләре белән уртаклашып һәм шаян сорауларга җавап табып «имтихан тапшырдылар». «Хатирәләр музее» станциясендә Бишкәҗә авылын данлаган чыгарылыш укучыларының исемнәре аталды. Бу кешеләр белән якташлары горурлана, ә укучылар алар турында проект эшләре яза. Алар арасында, Әбрар Садретдинов кебек, туган як язмышына һәм тарихына битараф булмаганнар күп.

1985-2021 елларда мәктәп директоры булып эшләгән Рөстәм Хафизов һәм мәгариф идарәлегенең элекке начальнигы Сөләймән Ваһапов аңа яңа бина төзүдә зур ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерделәр. Сүз уңаеннан, Әбрар Мәсәлим улы бәйрәмгә бүләкләр белән килгән иде – ул ра-йон һәм республика конкурсларында җиңү яулаган укучыларга премияләр тапшырды, бу турыда Белем көнендә үк игълан ителгән иде. Ә аңа һәм барлык кунакларга балаларның шат елмаюы, укучылар һәм укытучыларның концерт номерлары белән чыгыш ясавы, хезмәттәшләр белән очрашып үткәннәрне искә алу, мәктәпнең әле дә тулы тормыш белән яшәве үзе зур бүләк булды, дип әйтсәк тә ялгышмабыз.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: