Чишмэ
+2 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март , 10:23

Саранскидан – җиңү белән

Чишмә районының Енгалыш мәктәбе укучылары 28 февральдән 1 мартка кадәр Сарански шәһәрендә Н. П. Огарев исемендәге Мордва дәүләт университетында узган туган тел (мукшы, эрзя) һәм әдәбият буенча XXV төбәкара олимпиадада җиңүче һәм призер булдылар.

Саранскидан – җиңү белән
Саранскидан – җиңү белән

9нчы сыйныф укучысы Владислав Васильев туган (эрзя) теле буенча белемнәрен күрсәтеп җиңү яулады, ә унынчы сыйныф укучысы Аркадий Яковлев эрзя теле буенча III дәрәҗә призер һәм туган (мордва – эрзя) әдәбияты буенча III дәрәҗә призер булды.

Олимпиадада Мордовия, Башкортстан, Татарстан, Чувашстан, Пенза, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән 120дән артык укучы катнашты.

Саранскидан – җиңү белән
Саранскидан – җиңү белән
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас в