Чишмэ
+1 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 март , 10:44

«PEREмена»ның беренче ярымфиналы узды

Ярымфиналга сигезенче һәм тугызынчы сыйныф укучыларының дүрт командасы – 1нче мәктәпнең «ZONA CR» һәм «ALL THE WAY», гимназиянең «8 ПРИЧИН» һәм 4нче мәктәпнең «ДРАЙВ» командалары килеп җитте.

«PEREмена»ның беренче ярымфиналы узды
«PEREмена»ның беренче ярымфиналы узды

Проектның премьерасы узган елның ноябрендә Чишмә район Мәдәният сараенда узды һәм Вадим Самойлов башлап җибәргән бәйге дүрт ай эчендә берникадәр үзгәрде. Бию «Көчле ихтыяр уеннары»н җиңде һәм хәзер ярышларның күп өлешен били. Төп сәхнә экранында командаларның презентация видеосы гына күрсәтелеп калмый. Анда «PEREмена»ның узган этапларыннан архив фотоларын һәм видеоларын күрергә һәм проектның ничек башланганын искә төшерергә дә мөмкин.

Бәйгене оештыручы һәм алыштыргысыз алып баручы Вадим Самойловның хезмәттәше Радмила Чернобровина проектка ямь өстәп җибәрде. Аларның аралашуы һәм бер-берсен шаяртып төрттерүе залдагыларның кәефен күтәреп җибәрде.

Бу юлы ярымфиналның темасы 1970-1980 еллардагы «Бию эпохасы» булды. Әмма сәламләү чыгышында укучылар заманча хит күрсәттеләр. Ә инде соңрак Фредди Меркьюри, Майкл Джексон һәм башка бик күпләр башкаруында композицияләр яңгырады. Чыгышлардан өзекләрне «ВКонтакте» битендә карый аласыз: https://vk.com/rodnikplus.

Район Мәдәният сараенда узган проект тулы заллар җыя, һәм җанатарларның күбесе анда Пушкин картасы белән килә. Күрәсең, яз җитү үзенекен иткәндер, бу юлы яшьләр аеруча активлык күрсәттеләр, кайвакыт сәхнәдә нәрсә булганын күзәтергә һәм тыңларга да онытып командалар өчен җан аттылар.

Финалга сигезенче сыйныф укучыларының «8 ПРИЧИН» һәм тугызынчыларның «ZONA CR» командалары чыкты.

Ә дүртенче мәктәпнең «ДРАЙВ» командасы ярымфиналны бик сүлпән, финалга эләгергә тырышмыйча гына, иркенләп узды. Әмма кызлар үзләренең капитаннары Лиляны сәхнәдә бик матур итеп котладылар. Аның әнисе дә сәхнәгә чыкты һәм кызыннан бүләккә чәчәк бәйләме алды. Чара бик җылы үтте. Проектның финалы 29 апрельдә – Халыкара бию көнендә район Мәдәният сараенда узачак.

«PEREмена»ның беренче ярымфиналы узды
«PEREмена»ның беренче ярымфиналы узды
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас в