Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2023, 14:54

Егетләр сәләтле булуларын күрсәттеләр

«Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышлап, спортның хәрби-гамәли төрләре буенча республика спартакиадасының район этабы – «Ягез әле, егетләр!» бәйгесе узды.

Егетләр сәләтле булуларын күрсәттеләр
Егетләр сәләтле булуларын күрсәттеләр

Анда Чишмә поселогы-ның 1, 4, 5нче, Чишмә авылының 2нче, Шөнгәккүл һәм Алкин-2 мәктәпләренең, гимна-зиянең югары сыйныф укучылары һәм  «Башкорт агросәнәгать колледжы» филиалы студентлары катнашты.

Егетләр пневматик винтовкадан  (мишеньгә кадәр 10 метр, 6шар тапкыр)  ату буенча көч сынаштылар, турникта күтәрелделәр, «АК-74» автоматын сүтеп җыйдылар, противогаз киделәр, 26 килограммлы гер күтәрделәр. Моннан тыш, мәктәп программасы күләмендә хәрби хезмәт нигезләре буенча зачет үткәрелде.

Егетләрнең ату буенча нәтиҗәләре дә  ГТО нормативларын тапшыру исәбенә керәчәк.

Катнашучыларны һәр этапта тормыш хәвефсезлеге нигезләре (ОБЖ) укытучылары озатып йөрде. Ә «Ышаныч» яшьләр үзәге волонтерлары нәтиҗәләрне язып барырга ярдәм иттеләр. Егетләр өчен сыйныфташ кызлар җан атып, көч-дәрт биреп тордылар.

– Сынаулар узганда спорт төрен сайлау мөһим  роль уйнады. Чөнки гер күтәргәннән яки турникта күтәрелгәннән соң куллар калтырый һәм бу ату нәтиҗәләренә тәэсир итә, – дип аңлатты Чишмә районы хакимиятенең физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Марат Вәлимхаматов.

Нәтиҗәдә, поселокның беренче мәктәбе командасы агымдагы елның мартында Чишмәдә узачак ярышларда район данын яклаячак.

2нче урта мәктәп укучылары һәм «Башкорт агросәнәгать колледжы» филиалы студентлары исә алардан  бик азга гына калыштылар.

Егетләр сәләтле булуларын күрсәттеләр
Егетләр сәләтле булуларын күрсәттеләр
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: