Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль 2023, 10:51

Туган яктан килгән хәбәр йөрәкне җылыта

Ялга кайткан хәрбиләр озак тормыйча кабат махсус операция узган зонага юл тотачак. Өйдә бераз ял итү, көч туплау өчен вакыт бар. Ә алар өчен иң мөһиме, әлбәттә, туганнары һәм якыннары белән аралашу.

Туган яктан килгән хәбәр йөрәкне җылыта
Туган яктан килгән хәбәр йөрәкне җылыта

Бер якташыбыз (исемен язмавыбызны үтенде) контракт буенча киткәннән соң ярты ел үткәч ялга кайткан. Ул Башкортстанда тупланган батальоннарның берсендә хезмәт итә. Узган җәйдә, үзе әйтүенчә, йөрәк кушуы буенча Ватанны сакларга киткән. Ул, башка бик күп сугышчылар кебек, анда нәрсә көтәчәген ачык күзаллаган.

– Барысын да алдан белеп бетереп булмый, әмма барлык мәсьәләләр дә хәл ителә. Сугышта уңышка ирешү һәр хәрбигә бәйле, нинди вазифада булуың мөһим түгел. Бар нәрсәгә дә әзер булырга тиешсең – сиңа бронежилет, корал, аптечка, жгут һәм башка кирәк-яраклар бирелә, боларның барысы бергә, ким дигәндә, 20 килограмм авырлыкта. Кыр шартларына тиз өйрәнәсең. Мәсәлән, кемдер техниканы йөртә генә белгән, ә монда ул аны үзе төзәтә дә. Гомерендә бер тапкыр утын ярып карамаган кеше дә берникадәр вакыттан соң оста итеп балта уйната. Барысы да үзеңнән тора. Югалып калмыйсың икән, юынырга да, кер юарга да, кайнар ризык әзерләргә дә мөмкинлек табасың. Махсус операциядә иң мөһиме – полкташларыңны авыр хәлгә куймау, һәм аларның да сине кыен хәлдә калдырмаулары. Һәр яугир башкалар өчен дә җаваплы, – ди ул.

Якташыбыз туган яктан җибәрелгән посылкалар турында җылы итеп искә алды.

– Бигрәк тә балалар кулы белән язылган хатлар килгәч сөенәсең. Берничә генә җөмлә язылган, хаталары сызып төзәтелгән, танклар төшерелгән хатлар...  Яңа елга кадәр миңа эләккән посылкадан Чишмә мәктәбеннән бер укучы язган хатны таптым. Ул язарга өйрәнгән генә әле, әмма безнең Ватанны саклаучылар булуыбызны аңлый. Укыганда күңел тула. Ике юл гына булса да, туган яктан килгән хатлар кадерле. Бу хатлар бөтенләй башкача кабул ителә. Аларны барысы да су үтмәсен өчен файлларга салып саклыйлар. Авыр чакларда шул хатларны алып укысаң, җиңел булып китә. Әлбәттә, якыннарыбызны бик сагынабыз. Элемтәгә сирәк, постта булмаганда гына чыгабыз, еш шалтыратырга ярамавын барыбыз да аңлыйбыз, – дип кичерешләре белән уртаклашты якташыбыз.

Хәзер, ялга кайткач, якыннарымны кадерләп кочасым, алар белән аралашасым гына килә.

Һәм тагын да шуңа игътибар иттем, хәтта гаҗәпләндем, нишләптер монда, гражданкада, кешеләр караңгы чырайлы, үпкәләгән, кайберәүләр хәтта усал кыяфәттә диимме соң. Шатланып яшәргә кирәк, дип әйтәсем килә. Иң мөһиме, исән булу гына түгел, иң мөһиме – сәламәт булу. Бу сүзләрне күп еллар элек командирым әйткән иде. Еллар узгач, аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңладым. Мин дә, башкалар кебек үк, дөньяда тынычлык булуын телим, – диде ул.

Туган яктан килгән хәбәр йөрәкне җылыта
Туган яктан килгән хәбәр йөрәкне җылыта
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: