Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2023, 12:07

Дуслык мәктәптә башлана

Бәйрәм алдыннан Чишмә поселогының 4нче мәктәбенең бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары ата-аналар белән берлектә мәктәптә – чыршы куелган ямьле актлар залында Яңа ел КВНы үткәрделәр.

Дуслык мәктәптә башлана
Дуслык мәктәптә башлана

Бу чараны оештыруга алтынчы сыйныф укучысының әнисе Гөлнара Гыйниятуллина  рухландырды. Аның тәкъдимен чираттагы җыелышта ата-аналар да, мәктәп җитәкчелеге дә хуплады. Уйланылган эш уртак тырышлык белән тормышка ашырылды.

КВН классик схема буенча үтте: сәламләү, музыкаль номерлар, капитаннар һәм команда өчен берничә конкурс оештырылды. Балалар дәртләнеп биеделәр, бәйге темасына үзгәртелгән сүзләрне кушып җырлар башкардылар. Ярышларда катнашучыларның күңеленә, барыннан да ныграк, «Барысы да бии!» бәйгесе хуш килде, алып баручы идәндә аяклар азрак булырга тиеш дигән һәм шуның кебек башка шартлар куйды, ә командалар заманча хитлар яңгыраганда биергә тиеш булды.

Жюридан башка нинди КВН инде?! Бәйрәм хөрмәтенә жюри составында Кыш бабай белән Карсылу (югары сыйныф укучылары) һәм тәрбия эшләре буенча мәктәп мөдире Альмира Әсәдуллина булды. Алар фикеренчә, иң яхшы команда әниләрнеке иде.

Барлык катнашучылар – бишенче һәм алтынчы сыйныф укучыларыннан торган биш команда һәм тамашачылар күңелле итеп вакыт үткәрделәр. КВНны оештыручылар сүзләренә караганда, бу чараны үткәргәндә балаларны дуслаштыру һәм берләштерү максаты куелган. Хәтта әзерлек барышында да укучыларның репетицияләр, КВН үткәрү идеяләре белән кызыксынулары күренеп торган. Шуңа күрә дә мондый чараларны оештыру файдалы һәм көнүзәк булып тора.

Дуслык мәктәптә башлана
Дуслык мәктәптә башлана
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: