Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 гыйнвар 2023, 21:46

Җилдереп үтте пар атлар!

Чишмәлеләр фестивальдә катнашып приз алдылар

Җилдереп үтте пар атлар!
Җилдереп үтте пар атлар!

Чишмә командасы 3 гыйнварда Уфада узган «Терра кыш-2023» Яңа ел фестивалендә җигүле атлар парадында катнашты һәм үзенчәлекле чыгыш өчен приз алды.

Бу көнне парад узган Агыйдел буендагы мәйданда матур итеп бизәлгән чаналарга җигелгән атлар, уен-көлкеле тамашалар күрергә, җиз кыңгырау тавышлары, төрле халык җырлары, гармун һәм курай моңнары ишетергә мөмкин иде.
Кыш бабайлар һәм Кар кызлары чанага утырып, атларын һай-һулап тизләттеләр.
Парадта республиканың 17 районыннан 18 экипаж катнашты, алар арасында өчәр ат, хәтта өч пони җигелгән чаналар да бар иде. Җигүле атлар бер-бер артлы тамашачылар яныннан чаптырып уздылар һәм сәхнә янында тукталып чыгыш ясадылар.
Безнең район командасында Чишмә поселогында яшәүче Илдар Гаделшинның Ласка кушаматлы атына җигелгән чанада Кыш бабай, Карсылу һәм баянчы бар иде, ә алар артыннан дөя белән гарәп кешесе, Кар кызлары атладылар.
Якташларыбыз сәхнәдә ку-райчы Кыш бабай котлавы, Кар кызларының биюе, «Без үзебез чишмәләр» җыры белән чыгыш ясадылар.
Быел дүртенче тапкыр үтүче җигүле атлар парады «Терра кыш-2023» Яңа ел фестиваленең соңгы чарасы булды. Фестиваль туризмны үстерү үзәге, эшмәкәрлек һәм туризм министрлыгы, Уфа хакимияте тарафыннан оештырылды.


Безнең белешмә
Беренче урынны һәм 100 мең сумлык төп призны Дүртөйле районы командасы алды. Калган призлар да яхшы – 50 һәм 25 мең сум иде. Караидел районы экипажы иң дәртлесе дип табылды. Жюри билгеләп үтүенчә, иң матур җигелгән ат Бакалы районы командасыныкы, ә иң яхшы бизәгән чана Кушнаренныкы.

Җилдереп үтте пар атлар!
Җилдереп үтте пар атлар!
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: