Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 декабрь 2022, 13:37

Үзенчәлекле балалар өчен «Карбабай маҗаралары»

Узган атнада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм чарасы үткәрелде.

Үзенчәлекле балалар өчен «Карбабай маҗаралары»
Үзенчәлекле балалар өчен «Карбабай маҗаралары»

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров балаларны һәм аларның ата-аналарын якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, җылы теләкләрен җиткереп чараны башлап җибәрде.

– Улыбыз Арсенга тиздән тугыз яшь тула, барлык чараларга да йөрергә тырышабыз. Үткән елларда Яңа ел бәйрәмнәре «Гаилә» үзәгендә оештырылды. Мондый бәйрәмнәр – балалар өчен шатлык, без, ата-аналар да көндәлек мәшәкатьләрдән бераз ары-

нып торабыз. «Наши детки» дип аталган үз чатыбыз бар, анда яңалыклар белән уртаклашабыз, – дип сөйләде Гүзәл Гаскәрова.

Район Мәдәният сарае артистлары яшь тамашачылар өчен «Хыяллар чынга аша, яки Карбабай маҗаралары» дигән яңа ел спектакле әзерләп күрсәттеләр. Спектакль геройлары  тамашачылар турында да онытмадылар, аларны вакыт-вакыт биергә һәм хәрәкәтләнергә чакырдылар. Залда тылсымлы һәм дустанә мохит хакимлек итте.

Спектакль тәмамланганнан соң балалар, аларның әти-әниләре һәм волонтерлар фойега куелган чыршы янында җитәкләшеп әйлән-бәйлән йөрделәр, Яңа ел турында җырлар җырладылар. Балалар бергәләп Кыш бабай белән Карсылуны чакырдылар, аларга шигырьләр сөйләделәр, моның өчен һәркемгә татлы күчтәнәчләр тапшырылды.

Чишмә районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 190нан артык бала бар, бәйрәмдә барлыгы 41 бала катнашты һәм Яңа ел бүләкләре алды.

– Авыллардан килә алмаган балаларга бүләкләрне авыл биләмәләре башлыклары бирәчәк,  ә поселок буенча үзебез таратабыз,  үзләре алырга теләүчеләр безгә килә, – дип хәбәр иттеләр Чишмә районы «Гаилә» үзәгендә.

 

Үзенчәлекле балалар өчен «Карбабай маҗаралары»
Үзенчәлекле балалар өчен «Карбабай маҗаралары»
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: