Чишмэ
+15 °С
Облачно
Җәмгыять
25 Ноября 2022, 04:48

Әниләр көне. Нәрсә бүләк итәргә?

Бәйрәм алдыннан бу сорау күпләрне борчыйдыр. Ел саен чәчәк бәйләме, кәнфит-шоколад бүләк итеп кенә дә булмый. Кесәгә дә отышлы, күңелгә дә хуш килердәй бүләкләрдән торучы исемлек тәкъдим итәбез.

Әниләр көне. Нәрсә бүләк итәргә?Әниләр көне. Нәрсә бүләк итәргә?
Әниләр көне. Нәрсә бүләк итәргә?

Яраткан язучысының китабы. Безгә балачактан ук, шул исәптән әниләр үзләре дә, иң яхшы бүләк ул – китап, дип әйтә киләләр бит. Әдәбият белән кызыксынмасалар, әниләрнең күңеленә аш-су, кул эшләнмәләре, гөлләр үстерү якын.

Әниегезне үзен кызыксындырган онлайн курска яздырыгыз. Бәлки, аның балачактан бирле үзләштерергә теләгән һөнәре бардыр? Хәзер бит чит тел дисеңме, рәсем ясау яисә башка кул эшеме – барысын да читтән торып өйрәнергә була.

Җылы бияләй/оекбаш/шәл/башлык. Кайсын гына сайласагыз да, әниләргә яраткан улы/кызы бүләк иткән әйбер меңләтә җылырак тоелачак. Кигән саен сабыен исенә төшерәчәк бит!

Тәмләткечләр җыелмасы. Һәр яхшы хуҗабикәнең кул астында төрледән-төрле тәмләткечләре була. Менә шуларны матур гына бер савытка җыеп, бик яхшы һәм чыннан да кирәкле бүләк ясый аласыз!

Бөтен гаилә әгъзаларыннан видеокотлау. Бу бигрәк тә балалары читтә яшәгән әниләр өчен шәп бүләк булачак. Иң мөһиме – йөрәк җылысын кушып төшерү!

 

Фото: Ачык чыганаклардан

Әниләр көне. Нәрсә бүләк итәргә?
Әниләр көне. Нәрсә бүләк итәргә?
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас