Ата-аналарны һәм армиягә китүчеләрне озату пунктына керергә чакыргач, туганнары һәм дуслары урамда көтеп калдылар.
– Энекәшне озатабыз, ул мәктәптән соң ике ел колледжда укыды, аннары армиядә хезмәт итү өчен академик ял алды. Барлык дуслары хезмәт итеп кайттылар инде, аның да армиягә барасы килде. Минем белән дә шундый хәл булган иде, дусларымнан ярты елга соңрак киттем, барлык яшьтәшләрем армиягә алынгач, үземә урын табалмый йөрдем. Ул да хезмәт итеп кайтыр, дип ышанам, барлык ир туганнарыбыз Ватан алдында бурычларын үтәделәр, – диде хәрби хезмәткә алыначак егетнең абыйсы Сергей Борисович.
Булачак солдатлар иртәнге 8дә хәрби комиссариат аудиториясендә утыралар иде инде, Чишмә районы хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев алар алдында чыгыш ясады, сорауларына җавап бирде.
– Бүгенге көннән башлап сез мөстәкыйль кеше, үзегез турында үзегез хәстәрлек күрергә тиешсез. Сез үз гаиләләрегезне, өегезне саклаучылар. Сезне Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә җибәрәләр, – диде Илфир Рәгыйд улы. – Сезне дә, әти-әниләрегезне дә ышандырып әйтәм, армиягә алынучылар махсус хәрби операция барган территориягә җибәрелми. Тагын бер нәрсә турында сорыйм, вакыт табып әти-әниегезгә шалтыратырга тырышыгыз. Без барыбыз да сезнең өчен борчылабыз, – диде ул.
Аннары егетләрне туганнары һәм сөйгән ярлары белән хушлашырга җибәрделәр. Калмаш авылыннан Айнур Туляковны барлык туган-тумачасы: әнисе, нәнәсе, апалары, абыйлары, бертуганнары озатырга килгәннәр.
– «Машина-трактор паркын техник хезмәтләндерү һәм ремонтлау буенча мастер» белгечлеге буенча Башкорт агросәнәгать колледжы филиалын тәмамладым, шулай ук мастер-көйләүче, тракторчы, машина йөртүче һөнәрләрен алдым, кайсы да булса һөнәремнең кирәге чыгар, дип уйлыйм. Сүз уңаеннан, армиягә алынучылар арасында курсташларым да бар. Хезмәт итәсем килә, барлык ир туганнарым хезмәт иткән, – диде ул.
Армиягә китүчеләрне озатырга килүчеләрнең барысын да митингка чакырдылар, район җитәкчеләре җылы теләкләрен, үгет-нәсихәтләрен җиткерде. Туганнары лаеклы хезмәт итүләрен теләделәр, чөнки бу чын ир-егетнең намус эше. Егетләр утырган автобус юлга чыкты. Исән-сау хезмәт итеп кайтырга язсын сезгә!
Исегезгә төшерәбез, армиягә көзге чакырылыш быел 1 ноябрьдә башланды һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.