Чишмэ
+14 °С
Болытлы
Җәмгыять
17 октябрь 2022, 06:55

Якташларга – җылы сәламнәр

8 октябрьдә Чишмә районы делегациясе өлешчә мобилизация барышында хәрби хезмәткә чакырылган егетләргә посылкалар алып барды.

Якташларга – җылы сәламнәрЯкташларга – җылы сәламнәр
Якташларга – җылы сәламнәр

Бал, башка тәм-томнар, җылы оекбашлар һәм хатлар әлеге вакытта Саратовта булган хәрбиләрнең күңелен җылытыр. Райондашлар тарафыннан җыелган йөк адресатларга якшәмбе көнне барып җитте.

– Хәрби хезмәткә өйрәтү үзәкләрендәге якташларыбыз янында булдык. Алар ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Безнең яугирләребез – чын ир-егетләр, алар хәрби бурычларын лаеклы үтәр дип ышанабыз, – дип билгеләп үтте район хакимияте башлыгы Р. Мансуров.

– Бу көннәрдә без чишмәлеләрнең күңел җылысы һәм үзләрендә булган бар нәрсә белән уртаклашырга әзер булуына инандык, – диде район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Әсәдуллин. – Мобилизация буенча чакырылган ир-егетләр эшләгән оешмалар һәм аларның җитәкчеләре – шикәр заводы, «Фазенда» төзелеш товарлары кибете, «Даянов» хосусый предприятиесе, «Юбилей» кошчылык фабрикасы, күршеләре, танышлары, авыл Советлары актив кушылды, умартачылар җәмгыяте бер тоннадан артык бал бирде. Аны кыр шартларында куллану өчен уңайлы контейнерларга салганнар. Һәр солдат өчен пакет җыйдык – аларның барысына да күчтәнәчләр һәм кече туган яктан бүләкләр тапшырдык. «Сладости для радости» фабрикасыннан печеньеләр, «Туклану үзәге»ннән кер сабыны, «Дар Сайрана» җәмгыятеннән су...

Марсель Гыйльманов «Газель» биргән, Рөстәм Түләков үзенең җиңел машинасы белән барган.

– Гуманитар ярдәм җыю буенча эш 6 октябрьдә башланды, район халкы өч көн эчендә бик күп әйберләр китерде, – диде район хакимиятенең яшьләр бүлеге белгече Ильвина Байбурина. – Мобилизацияләнүчеләр өчен посылкалар җыярга карар иткәч, аларның туганнарына хәбәр иттек. Телефоннан шалтыратып та бәйләнешкә керә алмаучыларның өйләренә бардык, чөнки бу турыда соң белсәләр, хәтерләре калыр иде.

– Ябалаклылар акциядә авыллары белән катнаштылар – җылы кием-салым, аяк һәм баш киемнәре, шарфлар, азык-төлек, беренче чиратта кирәкле әйберләр, эш кораллары салынган 11 тартма китерделәр, – дип хәбәр итте Ильвина Инсаф кызы.

Пакетларны район хакимияте белгечләре Алсу Пугасей, Гөлназ Федорова һәм Ильвина Байбурина кабул иткән, туганнар һәм якыннар алып килгән әйберләр исемлеге төзелгән. 

«Туган илебезне саклаучы! Синең җиңү яулап исән-сау кайтуыңны көтеп калабыз. Сине бик яратабыз, үбәбез һәм кысып кочаклыйбыз. Чишмә поселогы, Башкортстан». «Без җибәргән йон оеклар сезне җылытсын. Җиңеп кайтуыгызны көтәбез. Игнатовка авылыннан Александрова Зинаида Николаевна», дип язылганнары бар. Безнең яугирләр үзләренә җибәрелгән посылкаларда җылы оекбашлар эченә салынган менә шундый ихлас теләкләр яки догалар таптылар. Туган яктан җибәрелгән әлеге әйберләр мобилизацияләнүчеләргә туганнары һәм якыннары турында искә төшереп торыр.

Исегезгә төшерәбез, генерал-майор М. М. Шәйморатов исемендәге урындагы волонтерлар штабы үз эшен дәвам итә. Чишмә районы хәрби хезмәткәрләренә ярдәм җыю мәсьәләләре буенча эш көннәрендә 8.30–17.30 сәгатькә кадәр 8 (34797) 2-06-77 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Якташларга – җылы сәламнәр
Якташларга – җылы сәламнәр
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас