Чишмэ
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь 2022, 11:02

Әй, гармун, яңгыра син һәр авылда!

Күптән түгел Түбән Тирмә авылында «Моңнар кайтсын авылга» дип аталган халык бәйрәменең кайтавазы булып «Уйна, гармун, авылымда» чарасы булып узды. Анда якын-тирә авыллардан гармунчылар һәм җыр-моң сөючеләр җыелды.

Әй, гармун, яңгыра син һәр авылда!
Әй, гармун, яңгыра син һәр авылда!

Тамашачылар һәм артистлар беренче минутлардан ук бер дулкында булдылар... Бергәләшеп яшьлек җырларын җырладылар... Яңгыр явуга карамастан, беркем дә бәйрәмнән кайтып китәргә ашыкмады... Программа бай эчтәлекле булды – бергәләп җырлашып авыл урамнары буйлап үттеләр, район Мәдәният сарае артистлары театрлаштырылган тамаша тәкъдим итте, күршеләр – Калмаш Мәдәният йортының «Куштирәк» халык фольклор коллективы чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Гармун моңнарын аеруча түземсезлек белән көтеп алдылар. Яшьлектәге таныш көйләрне сагынып тыңладылар, җырларга кушылдылар, авылдашларының чыгышын алкышлап каршыладылар. Гомумән алганда, бәйрәмдә үзенчәлекле мохит хакимлек итте.

– Тагын ике ел эшләсәм пенсиягә чыгам, туган авылыма кайтып мин дә район Мәдәният сараеның ирләр ансамбленә кушылырга исәп тотам, – дип илһамланып планнары белән уртаклашты Ришат Кирәев.

Аның хатирәләрен тыңлаганда оялып кына гармун тартып утырган малайны үз күзләрем белән күргәндәй булдым.

– Картәтием Нурулла Дусеев тальян гармунда уйный иде, соңыннан аны миңа бүләк итте. Сүз уңаеннан әйтеп китим, Дусеевлар арасында гармунчылар күп. Безнең әни дә саратов гармунында уйный иде. Мин алты яшемнән үк оста уйнаучылар исәбендә йөрдем, «Беларусь» гармуны иң тәүге уен коралым булды. Иң шатландырганы, гармунның зур булуы иде, чөнки мин, оялганга күрә, аның артына качып уйный ала идем.

Мин әле булса тамашачы алдында чыгыш ясарга кыенсынам. 8–9 сыйныфларда укыганда еш кына туйларга чакыралар иде – гармунчы өчен бу зур дәрәҗә, – дип сөйләде Ришат Кирәев. 

– Бервакыт туйда гармун күреп кулыма алдым һәм барысын да гаҗәпкә калдырып уйнап җибәрдем. Сәләтемне күреп мәктәпкә укырга төшкәнче үк гармун сатып алган әти-әниемә рәхмәтлемен. Аннары аккордеонга күчтем. Кызганычка каршы, музыкаль белемем юк, көйне аңлавым аркасында гына хыялым тормышка ашты. «Уйна, гармун, авылымда» бәйрәменең һәр авылда үтүенә шатмын. Бу безнең өчен кирәкле проект, – дип сүзгә кушылды Үрге Тирмә авылыннан Таһир Ишмөхәммәтов.

– Без гаиләдә өч бертуган, барыбыз да гармунда уйныйбыз. Гармун – минем өчен беренче урында. Борчылсам да уйныйм, күңел күтәрелеп китсә дә гармунга үреләм... Мәгънәле һәм моңлы җырлар ошый, – ди Салих Исаев.

Чарага килгән Мәүсилә Габидуллина, шәһәрдә яшәүче авылдашларымны һәрвакыт туып-үскән нигезләренә кайтырга чакырам, дип билгеләп үтте.

– Без, сайфарлылар (Түбән Тирмәне Сайфар дип тә йөртәләр), җыр-моң яратабыз. Элек күпләр гармун уйный белә иде, бер генә мәҗлес тә аннан башка узмады. Ә хәзер авыл клубының икенче сулыш алуына сөенеп туя алмыйбыз. Мәдәният хезмәткәрләре Лилия Гайнанова белән Фәнүз Кирәевка һәм актив булганнарның барсына да зур рәхмәтлебез. Чөнки идеяне тормышка ашыру өчен күпме тырышлык салынганын һәм йокысыз төннәр үткәнен алар үзләре генә белә.

Соңгы вакытта халык бәйрәмнәре, шигърият кичәләре, аш-су осталары катнашлыгында мастер класслар үткәрелә, анда бөтен авыл белән актив катнашабыз. Хәзер бездә үткән чараларга еракта яшәүче авылдашлар да кайталар. Бик күңелле була, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты ул.

– Гармун бәйрәме авылларга ямь өстәсен. Гармун моңы бүгенге көндә дә күпләрнең йөрәген дулкынландыра һәм яулый, – ди түбәнтирмәлеләр.

Әй, гармун, яңгыра син һәр авылда!
Әй, гармун, яңгыра син һәр авылда!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: