Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2022, 17:30

Грипптан прививка турында нәрсәләрне белү зарур?

«Роспотребнадзор» идарәсе башлыгы Анна Попова 5 сентябрьдә Рәсәйдә гриппка каршы бөтенрәсәй прививкалау кампаниясе башлануын игълан итте. Вакцина – гриппны кисәтүнең иң җиңел, ышанычлы һәм арзан ысулы. Ни өчен без аны, озакка сузмыйча, нәкъ хәзер ясатырга тиеш? Түбәндә сүз шул хакта.

Грипптан прививка турында нәрсәләрне белү зарур?
Грипптан прививка турында нәрсәләрне белү зарур?

1. Ни өчен шулай иртә?

Быел моңа берничә фактор этәрә. Беренчедән, прививкадан соң антитәнчекләр эшләп чыгара башлау өчен организмга якынча ике атна вакыт кирәклеген күпләр белә. Әгәр прививканы җәй көне ясатсаң, инфекция сезоны башлануга аның нәтиҗәлелеге сизелерлек кимеячәк, ә инде декабрьдә бөтенесе дә авырган вакытта эшләтсәң, организм антитәнчекләр эшләп чыгарырга өлгермәскә мөмкин.

Икенчедән, быел табиблар грипп сезонының иртә башлануын фаразлый. «Роспот-ребнадзор»ның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының клиник-аналитик эш буенча урынбасары Наталья Пшеничная «Известия»гә белдерүенчә, быел Рәсәйдә грипп вирусының актив циркуляциясе декабрьдә түгел, ә көз уртасында ук башланачак, дип көтелә.

Өченчедән, коронавирус аркасында грипп дулкыны көчле булачак. Галимнәр ассызыклавынча, ике ел кешеләрнең игътибары ковид-19га юнәлгән булды, барысы да битлектә һәм перчаткаларда йөрде, өйләрендә утырды һәм аз аралашты. Грипп белән авыручыларның саны берничә тапкыр кимеде, күпләр аннан прививка да ясатмады, бу инфекциягә каршы коллектив иммунитетның сизелерлек кимүенә китерде. Гади генә итеп әйткәндә, безнең иммун системасы моның нәрсә икәнен онытты һәм аннан саклану көчен күпкә киметте.

Башка профилактика чаралары арасында – кешеләр күпләп җыелган урыннарда булу вакытын кыскарту, битлек куллану, кулларны даими рәвештә юу, биналарны җилләтү, бүлмәләрне җыештыру һәм җилләтү, сәла-мәт йокы һәм дөрес туклану.

 

2. Вакцинадан соң мин авырмаячакмынмы?

Вакцина сезнең авырмаячагыгызга 100 процент гарантия бирми. Күпьеллык тәҗрибә күрсәтүенчә, вакцина ясаткан кешеләр бер ярым тапкыр сирәгрәк авырый, аларны ике тапкыр сирәгрәк дәваханәгә салалар, ә авыр өзлегүләр һәм үлем очраклары бөтенләй булмый диярлек. Ягъни прививка чирне авыр кичермәячәгегезгә йөз процент гарантия бирә, сезне дәваханәгә салмаячаклар һәм реанимациягә күчермәячәкләр.

Бу урында кемдер: «Нинди реанимация, бу бит грипп кына. Ике атна өйдә ятасың һәм алга», – дип елмаер. Чынлыкта исә вирус күпкә куркынычрак һәм мәкерлерәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда ел саен аннан 500 меңгә кадәр кеше үлә, бу – Уфа халкының яртысы яки бергә алганда – Стәрлетамак, Салават, Ишембай һәм Мәләвез халкы.

 

3. Вакцина күпме тора?

Гриппка каршы вакциналану чыгымнарын сезнең өчен дәүләт түли. Моның өчен ел саен федераль бюджет акча бүлә. Башкортстан ел саен өлкәннәр һәм балалар өчен ике миллионнан артык доза «Ультрикс Квадри» һәм «Совигрипп» вакциналарына заказ бирә. Сезгә үз поликлиникагызга башта терапевт янына, аннары процедура кабинетына килергә генә кирәк.

Беренче чиратта бушлай вакцина түбәндәге категория гражданнарга каралган:

  Алты айдан өлкәнрәк балаларга, студентларга һәм мәктәп укучыларына;

  Медицина хезмәткәрләренә;

  Укытучыларга;

  Социаль өлкә, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә;

  Вахта белән эшләүчеләргә;

  Чиновникларга;

  Пенсионерларга;

  Хәрби хезмәткәрләргә;

  Йөкле хатыннарга;

  Хроник авырулары булган кешеләргә.

Калганнар да бушлай прививка ясата ала, моның өчен үзегезнең поликлиникагызга мөрәҗәгать итегез, анда кайчан килергә кирәклеген әйтәчәкләр. Кайвакыт предприятиеләр җитәкчелеге хезмәткәрләре өчен офиста вакцина ясау оештыра.

Авырган очракта исә, даруларны үзегезгә сатып алырга туры киләчәк, ә бу бер кешегә ким дигәндә мең сум дигән сүз.

 

4. Нинди каршылыклар бар?

Заманча препаратларны ярты яшьтән алып балаларга һәм, ким дигәндә, 14 атналык көмәне булган йөкле хатын-кызларга кулланырга да мөмкин. Ләкин каршылыклар да бар. Мәсәлән, табиблар йомыркага аллергия булган кешеләргә аерым игътибар бирә. Мондый пациентларга табиблар күзәтүе астында дәваханәләрдә генә прививка ясыйлар. Вакцинаны авырганда яки хроник авыру кискенләшкән чорда да ясамыйлар.

Уколдан соң табиблар ашыкмаска, ә поликлиникада утырып торырга, үзеңнең хәлеңне күзәтергә киңәш итә. Медицина ярдәме таләп ителгән ихтимал булган аллергик реакцияләрне ачыклау өчен 15–30 минут вакыт җитә. Бер көн вакцина урынын чылатмаска һәм кашымаска тырышыгыз.

 

5. Грипптан һәм коронавирустан прививкаларны берләштерергә мөмкинме?

Әйе, мөмкин! Рәсәй Сәламәтлек саклау министрлыгы рәсми рәвештә прививкалар арасында айлык пауза эшләмәскә, ә прививканы бер үк көнне ясатырга рөхсәт итте. COVID-19дан прививканы – бер беләккә, ә грипптан икенчесенә ясыйлар.

СОРАУ – ҖАВАП

Вакцина эшләткәннән соң авыру ихтималлыгы бармы?

Кайвакыт температура күтәрелә, мускуллар авырта, хәлсезлек барлыкка килә. Һәм без «бетте, авырдым» дип уйлыйбыз. Ләкин бу алай түгел. Киресенчә, бу организм антитәнчекләр эшләп чыгара дигән сүз. Бер, күп дигәндә ике көннән соң барысы да узачак. Вакцинаны җитештерү про-цессында вируста аның авыру чыганагы булу үзлеген «үтерәләр», бары тик иммунитет формалаштыру үзенчәлекләрен генә саклыйлар.

Бер үзенчәлек бар: әгәр сез прививка ясатканчы, яки икенче көнне вирус йоктырсагыз, чыннан да авырырга мөмкинсез, чөнки сездә әлегә саклаучы антитәнчекләр юк. Ләкин бу һич кенә дә вакцинага бәйле түгел.

 

ӘЙТКӘНДӘЙ

Гриппның билгеләре нинди?

Авыру кискен башлана.

  Тән температурасы 39 градуска кадәр

   күтәрелә.

  Баш авырта.

  Буыннар һәм мускуллар сызлый.

  Калтырата.

  Арыганлык.

  Ютәл.

  Томау төшә яисә борын тыгыла.

  Тамак авырта һәм ачыта.

Грипптан прививка турында нәрсәләрне белү зарур?
Грипптан прививка турында нәрсәләрне белү зарур?
Автор:
Читайте нас: