Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2022, 18:25

Ришат Мансуров янәдән район хакимияте башлыгы итеп билгеләнде

26 августта Чишмә муниципаль район Советының чираттагы 27нче утырышы булды, көн тәртибендә «Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль район хакимияте башлыгын контракт буенча билгеләү турында»гы бер мәсьәлә генә каралды.

Ришат Мансуров янәдән район хакимияте башлыгы итеп билгеләнде
Ришат Мансуров янәдән район хакимияте башлыгы итеп билгеләнде

26 августта Чишмә муниципаль район Советының чираттагы 27нче утырышы булды, көн тәртибендә «Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль район хакимияте башлыгын контракт буенча билгеләү турында»гы бер мәсьәлә генә каралды.

Сессия эшендә Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Салават Харасов, Башкортстан

Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Раил Әсәдуллин, Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов, Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимиятенең дәүләт хокук идарәлегенең суд вәкиллеге һәм ярлыкау бүлеге мөдире Андрей Назаркин, «Бердәм Рәсәй» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов, Башкортстан Республикасы Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек итү буенча идарәлегенең урындагы үзидарә органнары белән эшләү бүлегенең баш киңәшчесе Наил Әбелгуҗин, авыл биләмәләре башлыклары, хакимиятнең структур бүлекчәләре, район предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Сессияне район Советы рәисе Хәлил Бикмәев алып барды. Ул «Рәсәй Федерациясендә урындагы үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында»гы Федераль законның 37нче маддәсенең 6нчы кисәгенә ярашлы, зат урындагы хакимият башлыгы вазифасына билгеләнүче кеше конкурс нәтиҗәләре буенча Конкурс комиссиясе тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан муниципаль берәмлекнең вәкаләтле органы тарафыннан билгеләнә, дип хәбәр итте. Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль район хакимияте башлыгы вазифасына конкурс шул ук көнне – 26 августта бераз алдан үтте.

Шул җәһәттән конкурс комиссиясе рәисе Салават Харасовка сүз бирелде. Ул, конкурс комиссиясенең 2022 елның 19 августындагы карарына ярашлы, анда катнашуга тәкъдим ителгән документлар нигезендә 3 конкурсант рөхсәт алды һәм «Башкортстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең эксперт комиссиясенә җибәрелде, дип хәбәр итте.

2022 елның 26 августында Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль район Хакимияте башлыгы вазифасына конкурс нәтиҗәләре буенча Комиссия Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль район Советына әлеге вазифага билгеләү өчен ике кандидатны – Ришат Мансуровны һәм Азат Гайнуллинны тәкъдим итте.

Ике кандидат та Башкортстан Республикасының «Башкортстан Республикасында урындагы үзидарә турында»гы закон һәм контракт буенча Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль район Хакимияте башлыгы вазифасына билгеләнү өчен конкурс үткәрү тәртибе турындагы Положение таләпләренә туры килә.

Салават Харасов һәр кандидат буенча ачык тавыш бирергә тәкъдим итте. Ул һәр депутат бер кандидат өчен генә тавыш бирә ала, дип хәбәр итте. Конкурс комиссиясе әгъзалары куйган нәтиҗәләр буенча иң күп балл җыйган кандидатура, аннары икенче кандидатура өчен тавыш бирергә тәкъдим итте. Ришат Мансуров – 57, ә Азат Гайнуллин 44 балл җыйды.

Салават Харасов Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль район Уставының 22нче маддәсенең 7нче пунктына ярашлы, хакимият башлыгы вазифасына конкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнүче зат Конкурс комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатлар арасыннан, Совет депутатларының билгеләнгән саныннан күпчелек тавыш белән тәгаенләнә, дип искә төшерде.

Арытаба кандидатлар буенча тавыш бирү үткәрелде: Ришат Мансуров кандидатурасы өчен район Советының 13 депутаты тавыш бирде, бер кеше тавыш бирмичә калды. Совет Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль район хакимияте башлыгы вазифасына контракт буенча Ришат Әнис улын билгеләү турында карар кабул итте.

Сессиядә шулай ук Чишмә районының «Рәсәй Әфганстан ветераннары советы» рәисе Андрей Исаев, депутат, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтайның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Раил Әсәдуллин, БР Хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев чыгыш ясады.

Ришат Мансуров янәдән район хакимияте башлыгы итеп билгеләнде
Ришат Мансуров янәдән район хакимияте башлыгы итеп билгеләнде
Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас: