

Финанс идарәлек начальнигы Резида Хәсәнова сүзләренә караганда, узган елда авыл Советында керемнәр буенча план 2 миллион сумга, нигездә, бердәм авыл хуҗалыгы салымы хисабына арттырып үтәлгән. Ә быел салымнар һәм җыемнар буенча недоимкалар бар, гомуми бурыч 3 млн сумнан артып китә, шуның миллионнан артыгы – чүп түккән өчен түләү буенча бурыч.
Төп чыгымнар – ул электр энергиясе һәм юллар. Новотроицкий биләмәсе башлыгы Наил Шәйхетдинов җыелучылар алдында бу юнәлешләр буенча нинди эшләр алып барылуы турында сөйләп үтте. Юлларга карьер материал салына, урамнар яктыртыла, шулай ук Новотроицкий авылында суүткәргеч системаны ремонтлау буенча эш бара.
Фирсинә Сөләйманованың мөрәҗәгате иң кискен мәсьәләләрнең берсе булды. Ул Новотроицкий авылының Миловка урамында яши. Аның сүзләренә караганда, урамда суүткәргеч юк, ә булган кое эшләми. Бу урамда яшәүчеләр үзләре казыткан скважиналардан, кызганычка каршы, ләмле су чыга.
«Чишмә су-канал» МУП директоры Ирек Хисаметдинов әлеге хәл турында хәбәрдар булуын һәм проблеманың якын арада хәл ителәчәген аңлатты.
Юл турында сүз барганда төп проблема – ныклы күпер булмауда, дип ачыклап китте Сөләйманова. Урап үтү өчен дә юл юк, чөнки өйләр артында ук басу башлана һәм юл өзелгән вакытта аннан да үтеп булмый. «Узган елда шуның аркасында инфаркт булган кешегә ашыгыч ярдәм машинасына кадәр 500 метр араны җәяүләп барырга туры килде», – дип ризасызлык белдерде Фирсинә Сөләйманова.
Ачыклануынча, Миловка урамында нибары 16 участок бар, 3 гаилә анда ел әйләнәсенә яши. Фирсинә, намуслы салым түләүче буларак, яшәү өчен тиешле шартлар таләп итәргә хокуклы. Ә менә аның күршеләре, Миловка урамындагы 16 йортның 11ендә яшәүчеләр, мәсәлән, чүп-чар түккән өчен квитанция буенча бөтенләй түләмиләр.
Гражданнарның башка мөрәҗәгатьләре дә игътибарсыз калмады, алар арасында Новотроицкий авылында балалар бакчасына япма ясау, Бәрсүәнбаш авылында су башнясы урнаштыру һәм һәйкәл өчен материаллар белән ярдәм итү дә бар.
* * *
Айым Данисова
Енгалыш авылы халкы тирә-яктагы көтүлекләрне тиздән эшкуарлар арендага алыр да, безгә малларны йөртү өчен урын калмас, дип курка.
Бу мәсьәләне алар күптән түгел үткән Авыл Советы көнендә дә күтәрде. Авыл халкы, булачак арендатор һәм авыл Советы хакимияте вәкилләре белән тагын бер җыелыш үткәрү турында карар кабул ителде. Ә әлегә көтүлек өчен җир участогының кадастр санын ачыклау мөһим. Депутат Эдуард Вәлиевка бу хәлне шәхси контрольгә алырга кушылды.
Үткән елда Енгалышта Авыл Советы көнендә ике төп мәсьәлә тикшерелде.
Урындагы биләмә башлыгы Фирдәүс Бәдретдинов билгеләп үтүенчә, беренчесе фидерны күчерүгә һәм алдан кисәтмичә электр энергиясен сүндерүгә кагылды.
– Авыл биләмәсе хакимияте әлеге мәсьәлә буенча Уфа электр челтәрләренә дәгъва белән мөрәҗәгать итте. Ут ремонт эшләре белән бәйле рәвештә сүндерелә дигән җавап килде. Быел электр энергиясендә өзеклекләр еш түгел, район электр челтәрләре ремонт эшләрен башкарырга планлаштырса, алдан ук утны сүндерү турында хәбәр килә, бу турыда авыл хакимиятенең «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр урнаштырыла. Енгалыш – Фомичево юлын ремонтлауга килгәндә, муниципаль район хакимиятенә хат җибәрдек, чөнки бу юл безнең карамакта түгел, – дип нәтиҗә ясады Фирдәүс Бәдретдинов.