Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 август 2022, 10:25

«Крылья» фестивальдә чыгыш ясады

23 июльдә Гафури районының Таш-Асты авылында «ZILIMFEST22» музыкаль фестиваль узды. Аны оештыручылар арасында якташыбыз Владислав Әбҗәлилов та бар иде.

«Крылья» фестивальдә чыгыш ясады
«Крылья» фестивальдә чыгыш ясады

Анда республиканың төрле төбәкләреннән килгән төркемнәр катнашты. Чишмә районыннан Павел Федоров (соло-гитара, бэк-вокал), Аделина Мөхәммәтҗанова (вокал, клавишлар), Эльмир Дәүләтов (вокал, бас-гитара), Виталий Костров (ритм-гитара, вокал), Тамерлан Кәримов (барабан), Артур Сәетов (тавыш режиссеры) катнашлыгындагы «Крылья» төркеме чыгыш ясадылар. Фестивальдә шулай ук чишмәлеләр – курайчы  Рәфис Мөстәхетдинов, Артур Галиев, Иван Яковлев, Артур Асаев, Вадим Самойлов составындагы «Live Sound» төркеме катнашты.

– Фестиваль программасы быел бай эчтәлекле булды, безгә һөнәри һәм тәҗрибәле коллективлар белән бер мәйданчыкта чыгыш ясарга туры килде. Анда нинди халәт хакимлек итүен сүзләр белән генә аңлатып биреп булмый, табигать тә көчле тәэссоратлар калдырды. Сүз уңаеннан, концертта Чишмә районыннан бик күп якташларыбызны очраттык, алар ял итәргә генә түгел, безнең өчен җан атарга килүчеләр бар иде.

Фестиваль ике көн барды. Палаткалы лагерьда урнашып уен коралларын көйләдек. Икенче көн бик эчтәлекле булды. Чыгыш ясар алдыннан дулкынландык, әмма башка коллективлардан килгән егетләр белән аралашкач, чыгышка тиешле дәрәҗәдә әзерләндек.

Концерт барган җиде сәгать буена гаҗәеп мохит хөкем сөрде. Тауларда яңгыраган тере тавыш – искиткеч! Чишмәлеләрне иҗатыбыз һәм казанышларыбыз белән күп тапкыр сөендерербез әле дип ышанам, – дип фестивальдән алган тәэссоратлары белән уртаклашты «Крылья» төркеме лидеры Павел Федоров.

«Крылья» фестивальдә чыгыш ясады
«Крылья» фестивальдә чыгыш ясады
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: