Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 август , 10:47

Батыр яугир хөрмәтенә мемориаль такта

Бәкәй авылыннан хәрби хәрәкәтләр ветераннары Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган һәм вафатыннан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән якташлары Фидаил Сабировның истәлеген мәңгеләштерергә карар иткәннәр.

Батыр яугир хөрмәтенә мемориаль такта
Батыр яугир хөрмәтенә мемориаль такта

Рәҗәп Акбашев, Дамир Бүләков, Риф Фазылов, Салават Хәйдәров, Фәһим Гарифуллин, Мәүлет Гаймалов һәм Илнур Хафизов Бәкәй мәктәбе директоры Лена Сөләймановага ул белем алган мәктәп диварына мемориаль такта урнаштыруда ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать иткәннәр.

– Бу безгә, безнең балаларга кирәк, – диде башлап йөрүчеләрнең берсе Рәҗәп Акбашев. – Өч параллель сыйныфта укыдык, мемориаль такта кую турында барысы да белсен өчен әлеге чарада катнашырга теләгән чыгарылыш сыйныф укучыларына гәзит аша мөрәҗәгать итәргә кирәк дип уйлыйбыз. Аның сүзләренә караганда, мемориаль тактаны урнаштыруга акчаны Фидаилнең сыйныфташлары һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары җыйган.

Исегезгә төшерәбез, Фидаил Сабиров 1963 елның 28 мартында Ибраһим авылында туган.

18 яше тулып өч көн үтүгә армиягә алынган, июньдә Әфганстанга киткән, берничә тапкыр хәрби операцияләрдә катнашкан. Хәрби заданиеләрне үтәгәндә үзен оста бронетранс-портер йөртүче итеп күрсәткән.

Часть командиры Радыгин аның әти-әнисенә җибәргән хатында «Фидаилнең подразделение составында баш күтәрүчеләр бандасын юк итү бурычын үтәве турында язган. Дошманны эзәрлекләгәндә аларның төркемен бандитлар уратып алган. Көчләр тигез булмаган алыш өч сәгать дәвам иткән. Бу алышта ул, бронетранспортер йөртүче буларак, хәрби машина белән оста идарә иткән һәм үз экипажындагы пулеметчының төз атуына булышлык иткән. Фидаил хәвефле мизгелдә батырлык, кыюлык, Туган илгә тугрылык күрсәтеп, үзе йөреткән «БТР»ны дошман өстенә алып барган һәм хәрби бурычын ахырына кадәр үтәп һәлак булган». Бу хәл 1982 елның 26 маенда була, унтугыз яшьлек Фидаил Сабировның гомере шулай өзелә.

– Без беренче сыйныфтан бергә укыдык, хоккей уйнадык, чаңгы шудык, җәй көне Кизәк елгасы буасында су кердек. Фидаил бик тыныч һәм тапкыр малай иде, яхшы укыды. Мәктәпне тәмамлаганнан соң бергәләшеп Уфа шәһәренең 1нче автомәктәбенә укырга кердек. Аны тәмамлаганнан соң «Маяк» колхозында шофер булып эшләргә дә өлгердек. Ул армиягә 31 мартта, ә мин бераз соңрак киттем, – дип хатирәләре белән уртаклашты Рәҗәп Акбашев.

Рәҗәп Миңнулла улы Байконурда хезмәт иткән. Армиядән соң милициягә эшкә кергән.

2001 елда милиция капитаны буларак Төньяк Кавказда «кайнар нокталар»да булган.

Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның актив тормыш алып баруы сокландыра – алар нәтиҗәле эшләүләрен дәвам итәләр һәм җәмәгать эшләре белән шөгыльләнәләр, яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча зур эш башкаралар. Бәкәй мәктәбендә ремонт тәмамланганнан соң Фидаил Сабиров хөрмәтенә мемориаль такта куелыр дип өметләнеп калабыз.

Батыр яугир хөрмәтенә мемориаль такта
Батыр яугир хөрмәтенә мемориаль такта
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас в