Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июль , 09:26

Уфада Рәсәйдәге иң зур хосписларның берсе төзелә

Уфа хосписын төзү ел ахырына кадәр төгәлләнергә ихтимал. Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу хакта журналистларга төзелеш мәйданчыгында хәбәр итте.

Уфада Рәсәйдәге иң зур хосписларның берсе төзелә
Уфада Рәсәйдәге иң зур хосписларның берсе төзелә

– Бу бюджеттан финанслау түгел. Ул «акча табылса – алга барабыз» принцибы буенча төзелә. Әйтергә кирәк, биредә төзелешнең бер генә минутка да тукталып торганы юк. Әлбәттә, мин яңа объектның ел ахырына кадәр тәмамлануын теләр идем, төзүчеләр белән шул хакта фикер алыштым. Моның өчен мөмкинлекләр бар. Чөнки төп мәсьәләләрне бергәләп хәл итә алдык, дип ассызыклыйм, – ди төбәк җитәкчесе.

Республика хосписы биналарында дәваланмый торган авырулары булган өлкәннәргә һәм балаларга паллиатив ярдәм күрсәтеләчәк. Анда 60 урын булачак, шуларның 20се – балалар өчен. Ата-аналар һәм туганнар өчен аерым кунак бүлмәләре каралган. Учреждение территориясендә шулай ук саф һавада йөрү өчен урыннар һәм балалар өчен адаптив мәйданчыклар булдырылачак.

Проектның гомуми бәясе – 1,1 миллиард сум. Ул республиканың зур предприятиеләре һәм оешмаларының хәйрия ярдәменә һәм халыктан җыелган иганә акчасына төзелә. Шулай ук күп эшләр – котельныйны ремонтлау, инженерлык челтәрләре, яшелләндерү һәм асфальт җәю бушлай башкарылган. 

Бүгенге көндә мәйданчыкта хоспис биналарын төзү төгәлләнгән, газ казаны, шулай ук җылылык, электр һәм су белән тәэмин итү челтәрләренең бер өлеше урнаштырылган. Әлеге вакытта төзүчеләр эчке бизәкләү һәм якындагы территорияне төзекләндерү эшләрен дәвам итәләр.

– Хоспис – ул һәрвакыт үзенчәлекле тарих. Бу кешеләргә тиешле тәрбия алу мөмкинлеге булган урын. Терелергә өмет калмаган чир белән авыручыларның әти-әниләренә, туганнарына аларның янында булу, мәшәкатьләрдән ял итү мөмкинлеге бар. Шуңа күрә биредә уңайлы шартлар тудырырга – тышкы күренешне бизәргә, уңайлылык булдырырга тырышабыз. Бассейн, ике кышкы бакча ясалды. Авыр чиргә дучар булучыларга биредә уңайлы булырга тиеш, – диде Радий Хәбиров.

2018 елның октябрендә автономияле «Уфа хосписы» коммерцияле булмаган оешма төзү турындагы боерыкка кул куелды.

Уфа хосписы Рәсәйдәге иң зур учреждениеләрнең берсе булачак. Ул уникаль проект буенча төзелүче матур һәм заманча бинадан гыйбарәт. Оешма бүгеннән үк үз карамагындагыларга ярдәм күрсәтә. Бирегә пациентның өй шартларында яшәешен җиңеләйтә торган җиһазлар табу яки сатып алу өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.

Уфада Рәсәйдәге иң зур хосписларның берсе төзелә
Уфада Рәсәйдәге иң зур хосписларның берсе төзелә
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас в