Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль , 10:30

Ябалаклыда һәйкәл куелды

16 июльдә Ябалаклы авылында локаль сугышларда катнашкан яугир-интернационалистлар хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасы үтте.

Ябалаклыда һәйкәл куелды
Ябалаклыда һәйкәл куелды

Аны кую башлангычы белән үз вакытында Әфганстанда хезмәт иткән Харис Әхмәтшин, Мәхмүт Миңнеәхмәтов һәм Риф Гузин йөргән. Рәсәй Әфганстан ветераннары берлегенең Башкортстан төбәк оешмасының Чишмә район бүлекчәсе рәисе Андрей Исаев хәрби бурычларын үтәгән яугирләргә зур хөрмәт күрсәтү булган әлеге вакыйганың мөһимлеген билгеләп үтте.

– Бу авылда яшәүче ветераннар – чын геройлар, чөнки хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл куярга көч һәм вакыт таптылар, – диде үз чыгышында.

Мемориалны ачу хокукы Чишмә районы хакимиятенең эшләр белән идарә итүче вазифасын башкаручы Нияз Нуретдиновка һәм һәйкәл куюны оештыручы, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары Харис Әхмәтшин белән Мәхмүт Миңнеәхмәтовка бирелде. Һәйкәлдә Әфганстан һәм Төньяк Кавказ тауларында һәлак булганнарның исем-шәрифләре язылган.

– Тарихта калсын, балаларыбыз аларның батырлыгын онытмасын өчен хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы авылдашларыбыз хөрмәтенә һәйкәл куярга булдык. Безгә Учалы районында яшәүче Радик Гыйбадуллин да ярдәм күрсәтте. Ул бүген бу вакыйга уңаеннан шатлыгыбызны уртаклашырга килде. Без Әфганстаннан соң башка сугышлар булмас дип уйлаган идек, әмма Чечня сугышы һәм башка «кайнар нокталар» булды, әлеге вакытта Украинада махсус операция бара. Күптән түгел күрше авылдан Данис Вәлиевны җирләдек. Югалтулар башка булмас дип өметләнәбез, – диде Харис Әхмәтшин.

Шуны әйтеп китик, Ябалаклы авылыннан Әфганстанга хезмәт итәргә беренче булып Риф Гузин киткән. Соңрак аның энесе Рамил Гузин да шунда хезмәт иткән. Һәйкәл ачу тантанасына районның төрле авылларыннан, Октябрьский шәһәреннән кунаклар килгән иде.

Әфганстан, Төньяк Кавказ төбәге һәм башка «кайнар нокталар» безнең ил өчен җитди сынау булды. Ябалаклы авылының лаеклы уллары чыдамлык, батырлык күрсәтеп, хәрби бурычларын намус белән үтәделәр. Еллар узар, әмма илебез тарихының батырлыклар һәм Ватанга фидакарь хезмәт итү турындагы сәхифәләре киләчәк буыннар хәтерендә мәңге сакланыр.

Чарада катнашучылар алдында район Мәдәният сарае артистлары чыгыш ясады. Тантаналы митингтан соң һәлак булган солдатларны бер минут тын торып искә алдылар һәм һәйкәл янына тере чәчәкләр салдылар.

Ябалаклыда һәйкәл куелды
Ябалаклыда һәйкәл куелды
Автор:Элина Школьная
Читайте нас в